Accessibility links

Яфар авылы гармунчысыз калмас


Вәкил Әсәев укучылары белән
Вәкил Әсәев укучылары белән

Оренбур төбәгенең Александр районы Яфар авылы мәдәният йорты каршында эшләп килгән сәнгать мәктәбендә баянчылар сыйныфы ачылганга өч ел булды.


Оренбурдан 200 чакрым тирәсе ераклыкта булган һәм бу якларга XIX гасырда ук Пенза якларында җир җитмәгәнлектән, Оренбур далаларына килеп урнашкан, ә бүгенге көндә туган телен, моңлы җырларын саклап кала алган Яфар авылы халкы гомер итә.

“Гармун һәм татар авылы – боларның икесе бергә булганда гына татар авылы үз мохитендә яши ала. Әгәр дә үз урыныңа яшь гармунчылар тәрбияләргә теләгең булса, гармунда уйнаучылар табыла ул”, ди оста гармунчы Вәкил Әсәев.

Илнур Йосыпов, Алик Йосыпов, Илшат Дибаев, Айрат Яфаров, Рәлис Әхмәтов – бу алтынчы һәм тугызынчы сыйныфларда укучы биш яшь гармунчының әти-бабалары кулыннан гармун төшермәгән. Әле алай гына да түгел: авылдагы һәрбер гаиләдә гармунчы булган.

Вәкил Әсәев – озак еллар Оренбур филармониясе каршында эшләп килгән татар төркеменең гармунчысы. Лаеклы ялга чыккач, ул шәһәрдән гаиләсе белән авылга күчеп кайта һәм шул вакытта туган авылында гармун тавышының көннән-көн сирәгрәк яңгыраганын ишетеп, йөрәге әрни. Ә бит Яфар тирә-якта оста гармунчылары белән дан тоткан авыл була. Үзе дә гармунчылар гаиләсендә үскән Вәкил Әсәев ( ул үскән гаиләдә балаларның бишесе дә гармунда уйный белә, егетләре генә түгел, кызлары да) туган авылында район сәнгать мәктәбенең филиалын ача. Музыкага гашыйклар да табыла.

“Баянда яхшылап уйнарга өйрәнүнең төп шарты – үз баяның булу”, ди аның укучылары. Менә шул вакытта аларга укытучылары ярдәмгә килә.

Егетләр сәнгать мәктәбенә өч ел йөри. Шулай да малайлар гармунда уйнаган вакытта укытучылары колагыннан бер генә ялгыш нота да үтмәс.

Инде ике елдан егетләр укуларын тәмамлый, "хәзер бер авылга биш гармунчы күбрәк тә булыр", дип шаярта Яфар авылының сәнгать мәктәбе укытучысы Вәкил Әсәев.

Укытучылары балаларда татар моңына гына түгел, ә Тукай иҗатына да мәхәббәт тәрбияли алган. Моның бер мисалы – Рәлис Әхмәтов яратып башкарган “ Пар ат”җыры.

“Инде Яфар авылының өметле биш яшь гармунчысы да үсеп җитеп, авылга яшәү чаткысы салып, татар авылын гармунчысыз калдырмас дип ышанабыз”, ди авыл халкы.
XS
SM
MD
LG