Лондон – Британия шәһәрләрендә булган соңгы тәртипсезлекләргә карамастан, британ хакимиятләре 30 мең полиция хезмәткәрен кыскарту ниятеннән ваз кичәргә җыенмый.
Бу турыда хәбәр иткәндә финанс министры Джордж Осборн, бюджет дефицитын киметү чараларының үтә мөһимлегенә басым ясады.
Соңгы 2-3 төндә яңа чуалышлар күзәтелгән, Лондон, Ноттингем, Бирмингем, Ливерпуль урамнарында көчәйтелгән иминлек чаралары күрелә. Лондонның үзендә генә хәзер 16 мең полиция хезмәткәре кизүдә тора. Гадәттә бу сан 2 мең ярым була иде.