Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фидель Кастрога 85 яшь тулды


Һавана – Кубаның элекке җитәкчесе Фидель Кастрога бүген 85 яшь тулды. Заманында сәгатьләр буе нотык сөйләгән җитәкче бу бәйрәмен халыкка чыгып бәйрәм итәргә җыенмый. Соңгы вакытта аның сәламәтлеге шактый какшаган дип хәбәр ителә.

Кичә аның хөрмәтенә үткәрелгән зур концерт чарасында да Кастро үзе күренмәде.

2006 елда хакимиятне энесе Рауль Кастрога тапшырганнан бирле ул җәмәгатьчелеккә күренми диярлек. Ләкин кайберәүләр Фидель сәясәткә әле дә йогынты ясый, шул сәбәпле илдә реформалар бик акрын бара, дигән фикердә. Быел парламент кубалыларга үз йортларын сатарга һәм алырга рөхсәт бирәчәк канун кабул итәр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG