Accessibility links

Мәскәүдә Таисия Осипованы яклаучылар тоткарланган


Мәскәү – Мәскәүдә “Башка Русия” хәрәкәте активисты Таисия Осипованы яклап чыккан оппозициянең 15 активисты тоткарланган.

Чарада катнашучылар Мәскәүнең Лубянка мәйданына чыгып, котлау хатларына имзалар җыйган булган. Бу котлауларны алар Смоленски төрмәсендә утырган Осиповага 26 август аның туган көнендә илтеп тапшырмакчы булганнар.

Таисия Осипова узган елның ноябрендә наркотиклар белән сәүдә итүдә гаепләнеп кулга алынган иде. Әмма оппозиция вәкилләре бу кулга алуны аның иренең эшчәнлеге белән бәйле дип саный. Аның ире – Сергей Фомченков – “Башка Русия” хәрәкәтенең башкарма комитеты әгъзасы булып тора.
XS
SM
MD
LG