Accessibility links

Кайнар хәбәр

Республиканнар праймеризында Мишель Бахман алда бара


Сент-Пол – Миннесота штатының элекке губернаторы Тим Поленти киләсе елда Америкада үтәчәк президент сайлауда республикан партиясе намзәте булу өчен көрәштән чыгуы турында белдерде.

Бу карарын ул шимбә көнне Айова штатында үткән тавыш бирүдә өченче урынны алганнан соң игълан итте.

Рәсми булмаган сораштыруда республиканнар партиясе намзәтләре арасындагы ярышта хәзергә беренче урында Вәкилләр пулаты әгъзасы Мишель Бахман бара.

Әмма бу сораштыруда белгечләр фикеренчә иң зур шанслары булган ике республикан әлегә катнашмады. Алар – Массачусетс штатының элекке губернаторы Митт Ромни һәм Тексас губернаторы Рик Перри.
XS
SM
MD
LG