Accessibility links

Кайнар хәбәр

Норвегия полициясе Утоя утравында тикшеренү эксперименты үткәрде


Осло – Норвегия полициясе бүген Утоя утравында тикшеренү эксперименты үткәрде.

22 июль көнне Андерс Брейвик исемле бер егет шушы утраудагы җәйләүгә килеп, андагы 69 кешене атып үтергән иде. Моның алдыннан башкала Ослода яңгыраган шартлауда тагын берничә кеше һәлак булды.

Бүгенге экспериментта Брейвик үзе дә катнашты. Аның нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк.

Брейвикның адвокаты сүзләренчә, ул бу террор гамәлләре өчен бер дә үкенми, чөнки моны “Норвегия һәм Европаны исламлашудан коткару өчен зарур гамәл” дип саный.

Адвокат сүзләренчә, Брейвик бу гамәле белән “мультикультуризм сәясәтен алып баручы хакимиятләргә тиешле җәза бирдем" дип саный.
XS
SM
MD
LG