Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:53

Әфганстанда интихар һөҗүм нәтиҗәсендә 20-дән артык кеше үлгән


Пәрвән – Якшәмбедә Әфганстанның Пәрвән вилаятендә хөкүмәт бинасына ясалган интихар һөҗүм нәтиҗәсендә 20-дән артык кеше һәлак булган.

Губернатор Абдулла Бәшир Саланги сүзләренчә, һөҗүмчеләр арасында 6 интихарчы булган. Кимендә 5 урында көчле шартлау яңгыраган. Иминлек көчләре белән һөҗүмчеләр арасында атышу берничә сәгать дәвам иткән.

Әлеге һөҗүм башкала Кабулдан бер сәгать чамасы ераклыкта урнашкан Чарикар каласында булган. Әлеге төбәк моңарчы чагыштырмача тыныч санала иде.

Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны Талибан хәрәкәте үз өстенә алган.

XS
SM
MD
LG