Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриянең Латакия шәһәрендә 20-дән артык кеше һәлак булган


Амман – Якшәмбедә Сүриянең Латакия шәһәрендә хөкүмәткә каршы протест чараларын бастыру вакытында 20-дән артык кеше һәлак булган. Бу турыда җирле хокук яклаучы оешмалар хәбәр итә.

Аларның әйтүенә караганда, башта Сүриянең хәрби кораблары яр буенда урнашкан бу шәһәрне утка тоткан. Аннары анда танклар һәм махсус көчләр кертелгән.

Соңгы көннәрдә Латакия һәм Сүриянең башка шәһәрләрендә президент Бәшәр Әл-Әсадның урыныннан китүен таләп иткән урам җыеннары бара. Хөкүмәт көчләре аларны көч белән бастыра.

Демонстрантларга каршы көч куллануны туктатырга күндерү максаты белән, Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон дөнья җитәкчеләрен Сүрия нефтен сатып алуларын туктатып торырга чакырды.
XS
SM
MD
LG