Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ислам илләре белән эш итүче белгечләрне әзерли башлый


Бу елның көзеннән башлап, Казан федераль университетында ислам илләре белән эшләүче белгечләр әзерләнәчәк. Моның нәтиҗәсендә Татарстанның ислам илләре белән багланышлары ныгытылыр, дип көтелә.


Аерым чит илләрне өйрәнүче белгечләр әлегә кадәр Мәскәүнең халыкара мөнәсәбәтләр институтында әзерләнә иде. Татарстанда ачылган мондый белгечлекнең үзенчәлеге ислам илләрен өйрәнүдә булачак. Шәкертләр аерым ислам илләренең сәясәтен, икътисадын, мәдәниятен өйрәнәчәк.

“Исламны фәнни яктан өйрәнү кирәк икән, аны нәкъ Казанда эшләү табигый. Казанны Русия мөселман илләре белән мөнәсәбәттә ниндидер бер үзәк итеп күрә.

Татарларның башка ислам дәүләтләре, андагы мөселман халкы белән мөнәсәбәтләре гомер-гомергә әйбәт булган. Бу гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә кирәк. Кыйммәтләрең уртак булган кешеләр белән сөйләшүе дә җайлырак. Татарларны мәдәниятләр арасын тоташтыручы күпер буларак санарга буладыр.

Хәзер Русия сәясәте мөселман илләре белән мөнәсәбәтне яхшыртуга бара. Шул ук ислам конференциясе оешмасын әйтергә була, яки Төркия белән булган сәүдә мәсьәләләре – бөтенесе алга бара. Һәм бу мөнәсәбәтләрне ныгытканда, белгечләргә ихтыяҗ туа”, дип сөйләде сәясәт фәннәре белгече Илшат Сәетов.

Татарстанда әлегә кадәр бары тик дини белгечләр генә әзерләнә иде. Яңа белгечлектә исә дин дөньяви фән буларак укытылачак. Биредә телләр өйрәтү мәсьәләсенә аеруча игътибар биреләчәк.

Шәкертләр инглиз һәм гарәп телен тирәнтен өйрәнәчәк. Чит илләргә чыгып, тәҗрибә алу мөмкинлеге дә булдырылыр, дип көтелә. Белгечлекне тәмамлаучылар исә чит илләр белән эшләүче оешмаларда да үзләренә урын таба алачак.

"Бу белгечләр, халыкара мөнәсәбәтләр бүлеген тәмамлаучылар кебек үк, чит ил эшләре министрлыгында эшли алачак. Төрле юнәлешләрдә эш булачак", дип сөйләде Илшат Сәетов.

Биредә бакалавриат нигезендә 4 ел укыталар. Читтән торып уку мөмкинлеге дә киләсе елларда булдырылыр, дип көтелә.
XS
SM
MD
LG