Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцов Петербурда Матвиенкога каршы тавыш бирергә чакыра


Борис Немцов
Борис Немцов
Оппозициядәге сәясәтче Борис Немцов Петербурның ике бүлгесендә булачак сайлауда барлык намзәтләргә дә каршы тавыш бирергә үгетләвен дәвам итәргә җыена.

Бу хакта “Интерфакс”ка Берләшкән гражданнар фронтыннан хәбәр иткәннәр. Кичә хакимиятләр теркәмәгән Халык иреге фиркасенең (ПАРНАС) рәисташы кануни булмаган агитация алып бара дип тоткарланган иде.

Немцов 21 августта “Красненькая речка” һәм “Петровский” бүлгеләрендә булачак сайлауда бөтен намзәтләргә дә каршы тавыш бирергә чакырган кәгазьләр тараткан иде. Әлеге сайлау бүлгеләреннән Петербур губернаторы Валентина Матвиенко нәмзәт булып бара.
XS
SM
MD
LG