Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:54

1991 елның август фетнәсе, ГКЧП, Советлар Берлеге язмышын хәл иткән сәяси борылышка – 20 ел. Татарстан өлкә комитетында эшләгән Рафаил Хәкимов фетнә вакытында ГКЧПны яклап мөрәҗәгать язудан баш тарта.


18-21 август көннәрендә Советлар Берлегенең үзәк комитеты вәкилләре, хөкүмәт җитәкчеләре яңа берлек килешүенә кул куйдырмау, илне кире авторитар хакимияткә кайтару өчен ГКЧП төзеп, фетнә – путч китереп чыгара.

Фетнә вакытында Татарстан өлкә комитетында идеология бүлеген җитәкләгән галим Рафаил Хәкимов ГКЧП көннәрендә Казанда нинди сәяси вакыйгалар булуы турында “Азатлык”ка сөйләде.

Рафаил әфәнде, сез фетнәне кая каршыладыгыз?

– 12 августта Татарстан белән Русия арасында шартнамә турында сөйләшүләр башланды. Очрашу җиңел булмады. Бу беренче тарихи очрашу булды.

Икенчеме-өченчеме көнне Русия ягыннан сөйләшүдә катнашкан кеше югалды. Без бу турыда сорадык. Тиздән мөһим вакыйгалар булачагын, аның шуңа әзерләнергә Екатеринбурга китүен әйттеләр.

Артык сөйләмәделәр. Әмма Русиядә нидер көтелүен аңладык. 15 августта сөйләшүләр тәмамланды. 19 августта фетнә башланды.

ГКЧП көннәрендә, фетнә башланганда Казанда идегезме?

– Казанда идем. Фетнәне сәерсенеп кабул иттем. Шуннан обкомда халыкка мөрәҗәгать әзерләү турында сөйли башладылар. Син язасың, аннан түрәләргә күрсәтәбез, диделәр өлкә комитеты кешеләре.

Моңа каршы булдым һәм язмадым. Чөнки вакыйга барышы аңлашылмады. Аннан мөрәҗәгатьне башка кеше әзерләде. Мин ГКЧП вакытында бер сүз дә әйтмәскә, гомумән, кысылмаска тәкъдим иттем. Ләкин төрле фикерләр булды. Фетнәгә шатланучылар да бар иде.

Кайсы төркем шатланды? ГКЧП кемнәргә кирәк булды?

– Үзгәртеп коруны партиядә бөтен кеше дә кабул итмәде. Үзгәрешләргә каршылар да булды. Обком бюросындагы кайберәүләр, элекке замана кайта, дип шатланды.

Ялгышмасам, ГКЧП вакытында компьютерыгызны кулга алганнар?

– Фетнә узгач, Ельцин егетләре (ул вакытта аларны демократ дип атый идек) минем бүлмәгә беркемне дә кертмичә, тикшерә башладылар. Алар Казандагы ГКЧП комитетын эзләде.

Әлбәттә, андый комитетлар оештырылмады. Болар шуны эзләгәндә, ксерокс бүлегендә Мәскәү-Казан сөйләшүләреннән алып кайткан протоколны тапты. Тикшерүчеләр аларны ГКЧП протоколлары дип уйлады. Шуңа мине үзләре янына чакырдылар.

Дөресен әйткәндә, ул вакытта Ельцинны яхшырак дип уйлаган идем. Шуңа Ельцин исеменә татар иҗтимагый үзәге исеменнән телеграммалар җибәрдек. Тикшерүчеләр ГКЧП комитетын таба алмаганга бик ризасыз чыгып китте.

Президент Миңтимер Шәймиев ГКЧПны якладымы, якламадымы? Чөнки яклады дип әйтүчеләр күп.

Миңа калса, Шәймиевкә аның кирәге шул кадәр генә иде. Ул идеологиягә бирелгән кеше түгел иде. Хуҗалык кешесе булды. Ул елларда без уйлаган әйбер Татарстан иде. Бары Татарстан! Горбачев буламы, Ельцин буламы – безгә Татарстанны якларга кирәк иде.

Мөрәҗәгать язылганга, аны ГКЧПны яклады дип әйтәләр. Әмма аның чын күңелдән фетнәне яклавына ышанмыйм. Иске заман кайтуга шатланган киңәшчеләре шул мөрәҗәгать белән бик каты йөрделәр. Мин моңа каршы булдым.

Сезнеңчә, ГКЧПны кемнәр китереп чыгарды: Ельцинмы, Горбачевмы, әллә икесе бергәме?

– Горбачев яки Ельцин оештырган дип уйламыйм. Аларның килешеп эшләве башка да сыймый. Алар хакимият өчен көрәште. Берсенең дә хакимиятне бирәсе килмәде. Ләкин фетнә турында Ельцин командасы белә иде. Бу турыда үзләре әйтте.

ГКЧП бик начар оештырылды. Рәте булмады. Күп әйбер спектакльгә охшаш иде. Ельцин төркеме моны алдан белгәч, үзләренә зыян булмавын аңлап, моны үз файдасына кулланды. Әмма алар оештырган дип уйламыйм. Чөнки иске заманны кайтарырга теләүчеләр күп иде. Бигрәк тә, Мәскәүдә.

Рафаил әфәнде, ГКЧП оештыручылар кем ягында булды: Горбачевмы, Ельцинмы?

– Алар урталыкта торды.

Ә ни өчен ГКЧП бик тиз бирелде? Мәскәүгә алып кергән танкларын да борып алып чыгып китәләр?

– Алар үзләрен халык яклар дип уйлады. Шуңа әзерлек әллә ни булмады. Ә халык барыннан да туйган иде инде. Күпчелек Борис Ельцинны яклады.

ГКЧП Советлар Берлеге һәм хәзерге Русия тарихында нинди роль уйный?

– Советлар Берлеген саклап була иде. Бер Америка галиме СССРның чын федерация булганда гына яши алуы турында әйткән иде. Михаил Горбачев яңа килешү төзесә, Советлар Берлеге сакланып кала иде. Илне Горбачев белән Ельцин каршылыгы бетерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG