Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:13
Бер ай элек тоткарланган мөмкин террорчылар Мәскәү-Петербур арасында йөрүче “Сапсан” поездын шартлатырга җыенган булган. Бу хакта бүген “Коммерсант” газеты яза.

18 июль көнне Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников президент Дмитрий Медведевка башкала тирәсендәге транспортта террор гамәлен булдырмый калганнары турында җиткергән иде. Аның сүзләренчә, дүрт шикле кеше тоткарланган һәм алардан 10 килограмм тротил күләмле ясалма шартлаткыч, корал һәм сызымлы харита алынган. Ул вакытта җинаятьчеләрнең юлның кайсы җирендә террор гамәле оештырырга җыенулары әйтелмәгән иде.

Тикшерү идарәсе фаразларынча, әлеге террор гамәленең башында Кабарда-Балкардан 22 яшьлек Ислам Хамужев торган. 2010 елда ул Мәскәүгә килеп мәчетләрнең берсендә Чечнядан Морат Эдильбиев һәм Ингушетиядән Морат Умаев белән танышкан, дип яза газет. Тикшерү дүртенче кеше – Мордовиядән Русия башкаласына килгән Фәрит Невлютов булган дип саный.

Алар бомбаны Химки шәһәре янындагы Фирсановка тукталышына куярга теләгән.

XS
SM
MD
LG