Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:50
Беларус таможня берлегендә әгъза булганга яңа елдан Русиядән ташламалы газ ала башлаячак. Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин ташламаның күләме “Газпром” һәм “Белтрансгаз” сөйләшүләрендә ачкланачак дип белдерде. Бу хакта ул Беларус хөкүмәте башлыгы Михаил Мясникович белән очрашудан соң әйтте.

БДБ илләре министрлар шурасы утырышында Мясникович Русиядән АКШ-ның Минскига булган чикләүләрен җиңәргә ярдәм итүен сорады. Мясникович сүзләренчә, чикләүләр бизнеска зыян сала һәм сәүдә сугышына этәрә. Путин Беларусның санкцияләрне үтеп чыга алуына ышаныч белдерде.

XS
SM
MD
LG