Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:48

Татмедиа вәкиле: түрәләр кәгазь артында кешеләрне, вакыйгаларны күрергә тиеш


Нурия Беломоина

Нурия Беломоина

Узган җомгада Казанда төрле хөкүмәт оешмалары арасында төзелгән һәм Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауны максат итеп куйган эшче төркем җыелышы узды.

Бу юлы анда ике мәсьәлә – мәгълүмат чараларында милли вә дини темаларны яктырту, бу эштәге проблемнар һәм Татарстандагы төрле халыкларның бәйрәмнәрен үткәрү тәҗрибәсе каралды. Шунда чыгыш ясаучыларның берсе, Татмедиа агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Нурия Беломоина Азатлыкка җыелышта күтәрелгән проблемалар, Татарстандагы милләтара хәлләрнең кайбер федерал мәгълүмат чаралары тарафыннан ничек яктыртылуы турында сөйли.

- Узган атнада Казанда төрле министрлыклар арасында оештырылган һәм Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләрне көйләүче эшче төркеменең икенче утырышы узган икән. Башта без бу эшче төркемнең статусын ачыклап китик әле. Ул нинди максатлардан чыгып төзелде?

- Татарстан - күпмилләтле төбәк буларак, бу мәсьәлә аның өчен бик әһәмиятле булып тора. Бу эш төркеменең элек булмавы үзе үк гаҗәп хәл, андый оешма әллә кайчан ук булырга тиеш иде. Соң булса да - уң булсын дигәндәй, аның беренче утырышы 18 майда үткән иде. Икенче утырышы менә 12 августта үтте. Мин аның әгъзасы буларак икенче мәртәбә чыгыш ясадым.

- Әлеге утырышны премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева үткәргән. Бу аның җитәкчелегендә төзелгән эшче төркем дип аңларга кирәктер?

- Әйе, ул һәм аннан соң Татарстан президентының эчке сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Александр Терентьев алып барды бу утырышны.

- Рәсми хәбәрдән күренгәнчә, бу утырыш урынбасарлар дәрәҗәсендә үткән. Ә эшче төркемгә министрлар үзләре керәме соң? Төркем эшчәнлеге министрлар дәрәҗәсендәме?

- Ике министрлыктан да урынбасарлар килгән иде. Әмма беренче җитәкчеләр, ике министр да Кытайда, Универсиада ачылу тантанасында иде. Ә болай алар эшче төркемгә керәләр.

- Сез үзегезнең чыгышыгызда Татарстандагы катлаулы, аерым игътибар таләп итә торган милләтара мөнәсәбәтләрне тиешле дәрәҗәдә яктыртучы булмау турында да әйтеп киткәнсез. Бу өлкәдә әзерләнгән, белеме булган журналистларның җитеп бетмәвенә дә зарланып алгансыз.

- Беренчедән, мин киңкүләм мәгълүмат чараларының бу теманы яктыртуда бик күп эшләүләрен билгеләп уздым. Җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип әйтеп булмый. Киресенчә, барлык матбугат чаралары да бу темага мөрәҗәгать итә, әмма алар аны төрле дәрәҗәдә яктырта. Әйтик, күңел ача торган газетлар һәм гомумән, халык арасында популяр булган коммерция газетлары, җиңелрәк эчтәлекле басмалар, беренче чиратта, милли бәйрәмнәр булса, шул бәйрәмнәрне тасвирлап кына бу темага кагыла. Ә иҗтимагый, сәяси газетлар алар, әлбәттә, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту күзлегеннән бу теманы яктырта.

Бу комиссия милләтара мөнәсәбәтләрне генә түгел, ә динара мөнәсәбәтләрне дә җайга салу мәсьәләсен карый. Бу тема бик нечкә һәм теләсә нинди мәгълүмат чарасы ул темага төптән кагыла да алмый. Махсус матбугат чарасы булмаганда бу теманы эзлекле рәвештә тирән итеп "казый" торган журналистлар да юк. Белгечлек дип әйтәбез бит, эзлекле рәвештә теманы алып баручы журналистлар юк.

Шуңа күрә мин, беренчедән, журналистика факультеты булган югары уку йортлары журналистларны әлеге темага махсус әзерләмиләр дигән проблемны күтәрдем. Ярый, махсус әзерләмәсеннәр дә ди, ләкин шул ук вакытта журналистларның һичьюгы белемнәрен күтәрү курсларын да оештырмыйлар. Өченчедән, журналистлар үзлекләреннән абына-егыла, хата ясый-ясый үзләре тәҗрибә туплыйлар һәм эшләрендә шул тәҗрибәгә генә таяналар. Бу бит бик үк дөрес юл булмас. Эзлекле рәвештә журналистларны махсус хәзерләү кирәк һәм бу темага махсус курслар оештырып, тиешле белемнәре аларга тирән белемнәре булган белгечләр бирергә тиеш. Без әнә шул хакта да сөйләштек.

- Бу эшче төркем асылда Татарстанның үзендә эшләгән һәм анда теркәлгән мәгълүмат чаралары белән эшлидер инде.

- Дөресрәге, Татарстанда эшләүче барлык мәгълүмат чаралары белән дә. Теләк белдергән очракта аңа "Коммерсант", "Российская газета"да килә ала.

- Кайбер мәгълүмат чараларының үзәкләре читтә, аерым алганда, Мәскәүдә урнашкан. Алар инде үзәк мәгълүмат чаралары дип санала. Әмма Казанда хәбәрчеләре, корпунктлары бар. Менә шулар рәтеннән мин Regnum дигән агентлыкны искә төшереп китәр идем. Сез "Татарстандагы милләтара, динара мөнәсәбәтләргә бик сак кына килергә кирәк, ул хакта сак кына язарга кирәк" дидегез. Ә менә шушы мәгълүмат чарасы мисалында моның ничек эшләргә кирәкмәгәнен күрә алабыз дияргә буламы? Андагы һәр публикациядә Татарстан сәясәтенә, йә булмаса татарларга карата шик тудыру һәм гел яман һәм кире күренешләрене генә күрү чагыла. Алар белән ничек тә булса эшләүне күз алдында тотасызмы?

- Беләсезме, эш нәрсәдә - узган ел ислам динен кабул итү тантанасын уздырган вакытта, хәерчегә җил каршы диләр бит, Болгарга барганда ничектер әнә шул Regnum агентлыгының бер журналистына урын җитми калды. Кемгәдер түгел, ә нәкъ аларга. Бу очраклы гына хәл иде, әлбәттә. Әмма аны юктан бар итеп, зурлап язып чыктылар. Янәсе, аларны кертәселәре килмәгән, алар барыбер барган. Югыйсә, Болгарга 30 мең кеше үз ихтыяры белән бернинди каршылыксыз барып җитте. Әнә шундый очрак та булган иде. Әйтәсем килгәне шул - бу гомумән кешеләрнең психологиясенә бәйледер. Алар кешеләрнең игътибарын үзләрен зәгыйфь итеп, гел мескен итеп күрсәтеп җәлеп итәсе килә.

Хәзерге заманда кеше мәгълүмат эзләми, ә мәгълүмат кешене эзли. Нәрсә белән дә булса аерылып торырга кирәк. Шуңа күрә Regnum үзенә матур юл сайламады. Ул үзен һәрвакыт кыерсытылган итеп күрсәтергә тырышты. Аның Казандагы хәбәрчеләре үзләренә аерым игътибар җәлеп итәргә тырыша. Минемчә, бу нәтиҗәле юл түгел. Без алар белән эшләргә тырышабыз, үзебезнең кулыбызны сузабыз. Без федераль һәм төбәк журналистларын аермыйбыз.

Узган атнаны без, мисал өчен, бөтен дөньяга билгеле булган Word Press Photo авторларын чакырып мастер-класс уздырдык. Үзебезнең акчабызны түгеп, аларны бушка чакырдык. Татарстанга 66 фотокорреспондент килде. Шул уңайдан "Российская газета" да, "Комсомольская правда" да, "Коммерсант" һәм башкалар безнең ул курсларга килделәр һәм үзләренә кирәкле дәрәҗәдә белем алганнардыр дип ышанам. Безнең яктан мөнәсәбәтләрне бозу теләге юк. Киресенчә, аларга тиешле мәгълүмат бирәсебез килә. Ләкин аларның башкалардан әнә шулай мескенлек белән аерылып торасылары килә - бу бигрәк тә кызганыч.

- Шәхси үпкәләрнең, бер-береңә ошап җитмәүләрнең һәм субъектив моментларның шундый четрекле өлкәләрне яктырту эшендә зыян китерүен алар аңлый микән? Бу хакта сөйләшкәнегез бармы? Йә булмаса алар үзләренчә, ә сез үзегезчә эшлисезме?

- Шәхсән күрешеп сөйләшкәнебез юк, ә озак-озак телефоннан сөйләшкән бар. Дөрес фикер әйтәсез. Regnum журналистлары белән очрашырга кирәктер. Аннары шундый бер феномен бар - зиннәтле сарайны яндырган Геростратны онытып булмый. Аны төзегән архитектор исемен кем хәтерли? Ә менә Геростратны онытмыйлар. Кызганыч, хакыйкать шул. Ул һаман да гамәлдә, шуны белгән сары пресса вәкилләре һәрвакыт һәр нәрсәдән кимчелек эзлиләр, һәр нәрсәдән гаеп табарга тырышалар. Аларның гел кемгәдер гаеп тагып таныласылары килә. Кызганыч ки, яхшы эшләрне күп кешеләр гадәти дип кабул итә.

Әлбәттә, алар белән дә сөйләшергә кирәк. Тик әгәр дә бу (татарны яман итеп кенә сурәтләү - ред.) агентлыкның сәясәте булса, аны үзгәртеп булмас, әлбәттә. Ләкин аларны истә тотып эшләү дөрес булыр дип уйлыйм.

- Әлбәттә, аларның редакция сәясәте Казанда билгеләнмидер инде. Ләкин икенче яктан без сүз башлаган эшче төркем утырышында да бер нәрсәгә игътибар бирелгән - кайвакыт хакимият ягының да формализм белән артык мавыгып китүе, әйтик, шул ук төрле бәйрәмнәрне үткәргәндә, аларның рәсми өлеше булуы, аннары җитәкчеләрнең дәррәү китеп барып, халыкның үзенчә генә бәйрәм итүе дә, ничектер сыкранып телгә алынган мисаллар. Хакимият формализмнан котылу өчен сезнеңчә ниләр эшләргә тиеш?

- Гомумән, мөмкин микән ул? Мин үзем хакимият вәкиле буларак, ә аңарчы егерме ел журналист булып эшләгән кеше буларак, шуны әйтә алам - хакимият вәкилләренә, хакимияттә эшләүчеләр өстенә берсе артыннан берсе кәгазь ява. Ул кәгазьләргә регламент буенча җавап бирергә гомер дә җитмәс. Үлгәч тә өч көнлек эш булып кала ул кәгазьләр.

Ләкин документ булмаса, сүзне эшкә теркәп булмый. Формализм бар, әлбәттә, әмма мин аны җиңеп була ала торган күренеш дип уйламыйм. Аны җиңәр өчен югары урында утыра торган, хакимият кәнәфиен биләп утырган һәрбер түрә үзе кеше булырга тиеш дип уйлыйм. Аның гражданлык позициясе шул формализмны җиңәргә тырышырга, кәгазьләр артында кешеләрне, күренешләрне, вакыйгаларны күрергә тиештер дип уйлыйм.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG