Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 15:45

Дөнья банкы президенты икътисад кризисы булырга мөмкин дип кисәтә


Роберт Зеллик

Роберт Зеллик

Дөнья банкы президенты Роберт Зеллик, яңа глобаль кризис булмасын өчен Европа илләре һәм АКШ хакимиятләрен икътисадларын җайга салучы ашыгыч чаралар күрергә чакыра.

Зеллик бүген Австралиядә чыгыш ясап, Европа Берлегенең кайбер илләрендә хөкүмәтнең бурычларны үти алмавы һәм шулай ук АКШ-ның эчке бурычы тирәсендәге сәяси килешмәүчәнлек дөнья базарларына тискәре йогынты ясады, диде.

Дөнья банкы президенты Европа һәм Америкага кризиска каршы стратегик чишелеш кирәк дип тә әйтте.

Элгәре Халыкара валюта фонды башлыгы Кристин Лагард, Европа Берлегендә һәм АКШ-та бюджет чыгымнарын кисәк киметү, дөнья икътисады үсешен тоткарларга мөмкин, дигән иде.

XS
SM
MD
LG