Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:36

Кытайда тибет монахы үз-үзен яндырды


Кытайның Сычуань вилаятендә 29 яшьлек тибет монахы үз-үзен яндырган. Бу хакта Синьһуа агентлыгы хәбәр итә.

Free Tibet хокук яклау оешмасы, монах әнә шул юл белән Кытайда тибет азчылыкларын эзәрлекләүгә протест белдергән, дип әйтә. Сычуань вилаятендә тибетларның зур гына җәмгыяте яши, анда берничә будда монастыре дә бар.

Монахның бүген үз-үзен яндыруы соңгы айларда булган икенче очрак. Иминлек көчләре әлеге хәл булган монастырьне чорнап алган дип хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG