Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:22

Мөселман дөньясы Рамазан аенда таңнан алып кояш баеганга кадәр су, ризык кабудан, якынлык кылудан тыела. Мөселманнар уразаны кешене рухи яктан тәрбияләү, чыныктыру чарасы буларак та кабул итә. Балаларның әхлагын да бу айда ныгыту иң кулае дип санала.

Ислам буенча балигъ яшькә җиткән һәр кешегә ураза тоту фарыз. Мөселман мохитендә яшәүчеләргә бу әллә ни зур авырлык тудырмый кебек, чөнки барсы да шәригать кануннары белән яшәгәндә, бергәләп ураза тотканда бу гадәти күренеш булып санала. Ләкин шулай булуга карамастан, кайбер ата-ана балаларны ураза тотуга алдан ук әзерли башлау хәерлерәк дип исәпли. Тәрбияләү эшендә төрле ысуллар кулланалар.

Эсседә ураза тотучы балага шартлар тудырырга кирәк

Мәсәлән, Әфганстанда авыз ачу мәҗлесләренә туганнарның күпләп җыелуы гадәткә кергән. Балалар да өлкәннәр белән бергә ифтарда табын артында сыйлана. Туганнар белән күрешү, алардан күчтәнәчләр алу теләге балаларда уразага кызыксыну уята.

Әфганстанда яшәүче Акилла Васил гаиләсендә кечкенә улы кичен ифтарга кадәр берничә сәгать ураза тота.

“Улым ифтар вакытын көтеп ала, соңгы минутларны санарга ярата. Минем өчен баланың сәламәтлеге мөһим, аңа игътибарымны арттырам, сусызлыктан интекмәсен, аңын югалтмасын дип куркам. Үзләре теләсә генә ураза тотарга рөхсәт итәм, чөнки исламда басым ясау – гөнаһ. Ислам балаларны ураза тотудан азат итә, ләкин аларны алдан ук өйрәтә башласаң, соңыннан җиңел булачак”, ди Әфганстанда яшәүче Акилла Васил.

Таҗикстанның Дүшәнбе шәһәрендә яшәүче 5 бала әнисе Гөлһимор Сәидованың 12 яшьлек улы быел беренче тапкыр ураза тота. Әнисе аңа җиңел булсын дип махсус график төзегән, меню булдырган. Бала арымасын өчен ул көндезен йоклый. 35 градус эсселектә балага су эчмичә нык авыр булганга күрә, фатирларына кондиционер урнаштырганнар.

"Баланы шәхси үрнәктә тәрбияләү җиңелрәк"

Татарстан, Башкортостанда да быел Рамазан аена эссе һава торышы туры килде. Айның башында бераз салкынайтып, мөселманнарга җиңеллек бирелсә, аннары кояш ныклап кыздыра башлады. Көндез температура 35 градуска кадәр менгән чаклар булды. Көн озынлыгы – якынча 17 сәгать. Бу очракта ураза балаларга түгел, хәтта өлкәннәргә дә зур сынау. Русиядә мөселман мохите чикләнгән булса да, киләчәген уйлый белгән ата-аналар Рамазанны тәрбия чарасы буларак куллана, нарасыйларын ураза тотарга өйрәтә.

Алсу Латыйпова кызы Камилә белән
Алсу белән Илнар Латыйповлар бер бала тәрбияли. Кызлары Камиләгә 5 яшь. Алсу юрист булып эшли, ире - эшмәкәр. "Кызыбыз кечкенә булса да, аңа уразаның хикмәтләрен аңлатырга тырышабыз", диләр.

“Камилә уразаны нәрсә икәнен аңлый, чөнки ирем дә, мин дә ураза тотабыз. Безнең көн дәвамында су эчмәгәнне, ашмаганны күреп белә. Аның белән бик тыгыз аралашабыз, бала теле белән Рамазан аеның бөеклеген, аның хикмәтләрен аңлатабыз.

“Сәхәргә торасым килә, мине дә уятыгыз” дип әйтсә дә, аны иртәнге татлы йокысыннан бүләргә кызганабыз. Ә менә ифтарларга барганда үзебездән калдырмыйбыз. Авыз ачуны, намаз укуны, дога кылуны күрә. Авыз ачканда ниләр кабарга икәнен дә, аннары ахшам намазы булырга тиешлеген дә белә. Намаз вакытында безнең белән бергә бер сафка басарга тырыша. Тәрәвих намазын укырга дип мәчеткә барганда да безнең белән иярә.

"Бала башта бүләккә алдана, аннары акыл белән эш итә"

Әби-бабайлары, әти-әнисе, апалары ураза тоткач, аңа бу гадәти күренеш. Үзе тотмаса да, башкаларны уйлый белү бар. Камилә, мәсәлән, онытылып китеп, миңа ризык каптырасы, бүлешәсе килгәндә: "Кызым, рәхмәт, мин бит уразада" дип әйтсәм, "Гафу ит, әнием, онытканмын" дип ялгышлыгын төзәтә. Бу көннәрдә Казанда нык эссе булды. Машинада барганда урамда кешеләрнең су эчкәнен күргән Камилә моңа бик нык аптырады. "Алар мөселман түгелмени, ник алар көндез су эчә?" дип гаҗәпләнде.

Бер-ике елдан соң Камиләне көн дәвамында берничә сәгать булса да ураза тотып карарга өйрәтә башларбыз дигән ният бар. Апамның улы Гомәргә 8 яшь. Башта алар улларын ике сәгать ашаудан, эчмәүдән тыелып тору практикасын кулландылар, хәзер Гомәр ярты көн ураза тота ала.

Исламда көчләү юк, кешене ураза тот дип буйсындырып булмый. Бу очракта бала белән аеруча саграк булырга кирәк. Аларны уен аша, бүләк биреп, изге ай тылсымларга бай дип аңлатып әкренләп ымсындырырга кирәк.

Рамазан ае беткәч, гает көнне намаздан соң Камиләгә бүләк тапшырабыз. Бүләкләрне истә тотып аларның стимуллары барлыкка килә. Апамның улы Гомәр, мәсәлән, уразаны дуслары белән ярышып тота, аннары кем озаграк чыдады дип сөйләшәләр, бер-берсеннән калышмаска тырышлар. Бу да зур этәргеч”, дип саный Алсу .

Гаетләрне дә күңелле итеп уздырып була

Бездә советлар заманыннан калган Яңа ел бәйрәмнәрен билгеләү, аны зурлап итеп уздыру гадәте бар. Бүләкләрне дә бу бәйрәмдә мулдан яудыралар. Яңа ел нигезендә христиан дине тәгълиматлары ята. Ә гаеткә өлкән буын мәҗлесе итеп карау бар. Соңгы елларда мөселман кануннары буенча яшәргә тырышучы яшь гаиләләрдә дини бәйрәмнәргә өстенлек бирелә.

“Гаеткә мөнәсәбәт тәрбияләү ата-анага бәйле. Алар гаетне ничек оештырса, аңа ничек әзерләнсә, бала кайсы бәйрәмнең әһәмияте нинди булганын аңлап, күреп үсә. Яңа еллар бездә икенче, өченче планга күчә, балабызга “бу гадәти кыш бәйрәме” дип аңлатабыз, Кыш бабайларга да ышану юк. Ә Ураза, Корбан гаетен ныклап аңлатабыз, бу эштә мультфильмнар карау да ярдәм итә.

Узган ел балалар өчен уздырылган Корбан гаете
Соңгы елларда без дуслар белән гаетне махсус балалар өчен зурлап кызыклы итеп оештырырга тырышабыз. Балалар уйнарлык, күңел ачарлык махсус бинаны арендага алып, үзебез сценарий язып, бәйрәм уздырабыз. Мәсәлән, узган ел Корбан гаетенә 18-20 бала җыелды, аларга җиңел тел белән бәйрәмнең мәгънәсен аңлаттык, бүләкләр тапшырдык, уеннар оештырдык. Алар хәзер гаетне көтә башлады. Яңа елны ул кадәр сагынмыйлар, шушы ике гаеттә нинди бүләкләр булыр икән дип хыялланалар. Быел да ураза гаетен шулай уздырырга планлаштырабыз.

Гаетләрдә балаларга күңелле уеннар оештырыла
Апам белән кечкенә чагыбыз әбием янында авылда узды. Ул намазлы иде, уразасын калдырмады. Әбием сәхәргә торганда без дә аның белән бергә сикереп торып, утырып ашый идек. Әби Рамазанда, сәхәр вакытында барлык теләкләр кабул була, ураза тотучы бәхеткә, зур уңышларга ирешә дип өйрәтте. “Бу изге айда безне фәрештәләр саклый, алар безнең белән бергә сәхәр ашыйлар” дип сөйли иде. Без шуңа ихластан ышанып, сәхәр, намаз вакытында дога кыла идек. Әбинең нәсыйхәте көчле булган, күрәсең, әти-әни тотмаса да, әбиебез гадәте апама да, миңа да сеңгән иде.

Өйрәнгән вакытта айның башында 3 көн, уртасында һәм ахырында 3 көн ураза тоту тулы бер ай булып саналыр дип әйтәләр иде. Бу ысулны куллану да отышлы дип саныйм.

Җәй эссе килде, авыр булыр дип курыккан идек, ләкин Аллаһ барыбер җиңеллек бирә, сизелмичә дә үтеп бара Рамазан”, диде Алсу Латыйпова.

Быел Татарстанда дистәдән артык мөселман балалар җәйләве оештырылды. Казаннан тыш, мондый җәйләүләр Балтач, Кукмара, Яшел Үзән, Сарман районнарында, Түбән Камада, Әлмәттә узды. Балаларга ислам нигезләрен өйрәткәндә эссе җәйгә туры килгән уразаның хикмәтләре дә аңлатылды.

XS
SM
MD
LG