Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 05:06

“Булгария” казасын тикшерүдә Ространснадзорның ике түрәсе тоткарланган


Идел төбеннән күтәрелгән "Булгария" фотосы

Идел төбеннән күтәрелгән "Булгария" фотосы

“Булгария” көймәсенең Иделдә батуын тикшерү Ространснадзорның Казандагы ике түрәсен: диңгез һәм елга транспортында күзәтүнең Идел буе идарәсе башлыгы Ирек Тимергазиевны һәм шул ук идарәнең баш дәүләт инспекторы Владислав Семеновны тоткарлады.

Бу хакта Русия тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин Интерфакска белдергән.

Маркин сүзләренчә, алар гамьсезлек күрсәтеп җинаять кылган дип шикләнелә. Тикшерү фаразлавынча, әлеге түрәләр лицензия бирелгәнгә кадәр көймәне тикшерүдә җаваплы булганга Светлана Инякина җитәкчелек иткән “АргоРечТур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә суда пассажирлар ташуга әзер дип уңай бәяләмә биргәннәр.

XS
SM
MD
LG