Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент кубогы Республиканыкына әйләнде


Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов һәм элекке президент Мортаза Рәхимов арасында каршылыклар дәвам итә. Ул Мортаза Рәхимовның нефть тармагын саткан акчаларны хәйрия фондына салып, шуның өстенә менеп утырганнан соң башланган иде.


Рөстәм Хәмитов ул акчаларны берничә тапкыр казнага кайтару кирәклеген ирештерсә дә, Мортаза Рәхимов аңа колак салмады. Мортаза Рәхимов улы исемен йөрткән, ягъни “Урал” фондында 60 миллиард сумнан артык акча саклана.

Үзара каршылыклар бу юлы снарядлар шартлаган Урман авылы һәм хоккей тирәсендә куерды. Урман авылында зыян күрүчеләргә Мортаза Рәхимов йорт җиһазлары һәм йорт техникалары бирергә акча бүлгән булган. Ул әйберләрне бутап, тиешле кешеләргә бирмәгәннәр. Тапшыру чарасына да Мортаза Рәхимовны чакыруны кирәк дип тапмаганнар. Кайбер бәйсез чыганаклар моны Рөстәм Хәмитовның кешеләрнең бәхетсезлегендә пиар ясавы дип бәяләде.

Мортаза Рәхимов бу хәлгә тыныч кына калмады. Ул республиканың Салават Юлаев хоккей такымы ел да уздыра торган Президент кубогының исемен алыштырырга булган. Хәзер ул Башкортстан президенты кубогына ярыш буларак үткәрелмәячәк, ул Республика кубогы дип аталачак.

“Урал” хәйрия фонды - Салават Юлаев хоккей төркеменең бердәнбер иганәчесе. Шуңа күрә аны кем исемендәге кубок итеп үткәрүне дә үзләре хәл итә.
XS
SM
MD
LG