Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:14

Уфаның 61нче санлы мәктәбендә укучы Владислав Мартинсны башкорт телен укырга теләмәве өчен сыйныфтан күчермәскә булган иделәр. Ул башкорт теле дәресенә бөтенләй йөрмәгән, шуның өчен аны кабат алтынчыда укытырга калдырырга теләделәр. Ләкин мәсьәлә Мартинс файдасына хәл ителде.


Бу турыда үзәк телевидениедә сюжетлар күрсәтелде, малайның әти-әнисе ил күләмендә тавыш чыгаргач, аларга Русиянең мәгариф фонды президенты, дәүләт Думасы белгече Сергей Комковтан аңлатма килде. Анда башкорт теле Башкортстанда икенче дәүләт теле булуга карамастан, ул мәҗбүри уктытылырга тиеш түгеллеге әйтелгән. Чөнки Русия аккредитациясе үткән мәктәпләрдә бер генә дәүләт теле укыту каралган.

Комковның хатында Русиянең мәгариф турында яңа канунында “региональ компонент” төшенчәсенең бөтенләй төшерелеп калдыруы да әйтелә. Башкорт телен Башкортстанның мәгариф турында канунына күрә укытуның канунлы булмавы, аның Русия канунына каршы килүе дә әйтелә. Хат башкорт телен мәҗбүри укытуны дәвам итсәләр, Русиянең Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш белән тәмамлана.

Әлеге хат алынганнан соң Владислав Мартинс укыган мәктәп җитәкчелеге ата-анасыннан гариза язып китерергә кушкан. Шулай итеп, мәсьәлә хәл ителеп килә. Мартинслар үрнәгенә милләтләре башкорт булмаган башка ата-аналар иярерме, киләчәк күрсәтер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG