Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин ислам галимен искә алу чарасында катнашты


Быел Сафаҗай авылында узган “Фәезхани укулары”нда Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Финляндия татарлары да катнашты. Гайнетдин соңгы тапкыр монда ун ел элек килгән.

“Фәезхани укулары” Хөсәен Фәезхановның туган авылы Сафаҗайда оештырылды. Аны башлап йөрүчеләрнең берсе Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте идарәсенең голәмалар шурасы рәисе Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, галим турында күбрәк белсеннәр өчен аны шәһәр белән авылда аралаштырып уздыралар.

“Шәһәрдә үткәргәндә күбрәк дөньяви урыс галимнәре килә һәм без аларга татар мирасын танытабыз, ә авылда, нигездә, укытучылар катнаша”, ди ул.

Равил Гайнетдин Хөсәен Фәезханов каберен зыярәт итте
Быелгы чара аеруча да киңкүләм оештырылган. Равил Гайнетдин килү хөрмәтенә хакимият юлларны рәтләгән, мәчетләргә ремонт ясалган. Гайнетдиннан тыш, “Фәезхани укулары”нда Финляндиядән, Петербурдан һәм Казандагы тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан да бер төркем вәкиллек катнашкан.

Бу чарага дип профессор Айдар Юзеев белән Мөхетдиновның Фәезханов турында монографиясе басылган. Шулай ук Нижгар татарларының мирасы, аерым алганда, теле һәм сәнгате турында да китап чыккан.

“Чара барышында аларны тәкъдим итү булды. Фәезханов иҗаты турында сүз алып бардык. Укулар тәмамланганнан соң мөфти галимнең каберен зиярәт итте, анда догалар укыды”, ди Мөхетдинов.

Равил Гайнетдин соңгы тапкыр монда ун ел элек Сафаҗай авылының 550 еллыгына килгән булган. Бу юлы сәфәре барышында ул 15 авылны караган, мөселманнар белән очрашкан. Аларга бүгенге ислам дөньясындагы вазгыятьне аңлаткан. Шул ук Хөсәен Фәезханов һәм аның остазы Шиһабетдин Мәрҗәни заманында дини мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәрне дә укытуны алга сөргән. Бу фикерләрнең мөһим булуын Равил Гайнетдин тагын бер кат ассызыклап узган.

Равил Гайнетдин милләтара һәм динара татулыкны саклауга багышланган конференциядә дә катнашты
“Моннан тыш, Фәезханов китап һәм газет бастыру өчен тырышып йөргән, ләкин ул аны тормышка ашыра алмаган. Бүгенге көндә Русия мөселманнары барлык массакүләм мәгълүмат чаралары, интернетны кулланып яшәргә тиеш. Юкса, аны дошманнар безгә каршы кулланачак. Татар мөселманнары белемле һәм тәҗрибәле булырга тиеш. Бу хакта үз чыгышында мөфти дә сөйләде”, ди Мөхетдинов.

Равил хәзрәт “Фәезханов укулары”ннан тыш, өлкә хакимияте тарафыннан Мәдәнә авылында үткәрелгән "Милләтара һәм динара татулыкны саклау юллары" дип аталган тагын бер конференциядә катнашкан. Русиядәге гражданлык мәсьәләләренә багышланса да, бу чарага православлар һәм яһүдләр ни өчендер килмәгән.

“Шуңа чыгыш ясаучыларның берсе татулык мәсьәләсенә мөселманнар күбрәк игътибар бирә булып чыга дип ассызыклады”, ди Мөхетдинов.
XS
SM
MD
LG