Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан VII Халыкара мөселман кинофестиваленә әзерләнә


VII Халыкара мөселман киносына багышланган матбугат очрашуы, 16 август 2011 ел
VII Халыкара мөселман киносына багышланган матбугат очрашуы, 16 август 2011 ел

2011 елның 6-11 сентябрь көннәрендә Казанда VII Халыкара мөселман киносы фестивале үтәчәк. Әлеге чарага әзерлек барышы, быелгы фестивальнең үзенчәлекләре хакында матбугат очрашуында сөйләнде.


Бу фестиваль кысаларында танылган артистлар, режиссерлар, тәнкыйтьчеләр, кино сәнгатен сөючеләр мәркәзебез Казанда җыелды. Күркәм гадәткә әверелгән фестиваль бу елны җиденче мәртәбә үткәреләчәк.

Мөселман киносы фестиваленә багышланган пресс-конференциядә фестивальнең програм директоры һәм сайлап алу комиссиясе әгъзасы Илшат Латыйпов кинофестивальнең программасы белән таныштырып узды.

Бу елны мөселман киносы фестивалендә 14 тулы метражлы, 9 кыска метражлы уен фильмнары, 8 документаль, 8 документаль кыска метражлы фильмнар катнаша.

Бәйгедән тыш программада тулы метражлы, документаль фильмнар, анимацияләр күрсәтеләчәк. Шулай ук “Татарстанда эшләнгән”, “Үзбәкстанда эшләнгән” дигән шәлкемнәр кысаларында фильмнар күрсәтеләчәк.

Мөселман киносының программ директоры Илшат Латыйпов
Мөселман киносы програмына М. Салимҗанов исемендәге актерлар йортында төрле иҗади шәхесләр белән очрашулар да кертелгән.

Шулай ук Илшат Латыйпов бу фестиваль кысаларында сценарийлар бәйгесе дә үткәрелүен искәртте. Бу бәйге башлануга 2 атна булуга карамастан, сценарийлар һәр көн килеп тора: Русиянең төрле төбәкләреннән һәм хәтта чит илләрдән 60лап сценарий килгән икән.

Фестивальнең пиар хезмәткәре Лилия Кадыйрова чараның төп үзенчәлекләре белән таныштырды:

“Бу фестиваль мәдәни яктан тиңе булмаган вакыйга булыр, дип көтелә. Монда 300дән артык иң яхшы дип сайлап алынган кинокартиналар, 40тан артык катнашучы ил, дөньякүләм танылган йолдызлар булачак.

Фестивальнең председателе Сергей Кудрявцев билгеләп үткәнчә, бу елгы фестивальнең төп фикере – һармонияне эзләү, туган йортыңны, нигезеңне кадерләү һәм якыннарың белән яхшы мөнәсәбәттә булу. Шулай ук бер-береңә итагатьле, мәрхәмәтле булу, әйләнә-тирәдәгеләрдә дә шундый сыйфатларны күрергә өндәү.

Гадәттәгечә, фестивальнең ачылу һәм ябылу тантаналары “Пирамида” мәдәни-күңел ачу үзәгендә узачак. Уникаль фильмнар “Гранд-синема” (“Сувар-плаза”), “Мир” һәм “Корстон” кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Барлык киносөючеләрне көтеп калабыз”, дип сөйләде ул.

Яшьләргә юл!

Мөселман киносы фестивале кысаларында III Халыкара һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале узачак. Бу чарада төп катнашучылар булып студентлар һәм мәктәп укучылары, педагоглар, дизайнерлар тора.

Бу фестивальдә төрмәдә утыручылар да катнашырга теләк белдергән. Татарстанның 5нче колониясендә утыручылар “Куллар” (“Руки”) дигән фильм төшергән. Бу фильм азатлыктан мәхрүм ителгән кешенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлануларын чагылдыра.

Бу фестивальдә кинематография белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнмәгән теләсә нинди кеше катнаша ала. Катнашу өчен яшь яки тема ягыннан бернинди чикләүләр юк. Расизм, фашизм, халыкара конфликтларны чагылдырган фильмнар кабул ителми.

Һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивале ачылуы Казанның төнге клубларының берсендә “кинодискотека” форматында булачак. Бу дискотекада күбрәк төрле фильмнарга саундтреклар яңгыраячак. Формаль булмаган аралашу яшьләргә бер-берләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирер, дип өметләнә оештыручылар.

Яшь һәм һәвәскәр кино төшерүчеләр өчен танылган кинематографистлар катнашуында остаханәләр үткәреләчәк. III Халыкара һәвәскәр һәм яшьләр киносы фестивалендә җиңүче дәүләт ярдәмендә дебют фильм төшерә алачак.

Милли мода

Шулай ук VII Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында халыкара милли киемнәр бәйгесе да үтәчәк. Бәйгенең оештыручылары – Татарстан республикасының мәдәният министры, Казан дәүләт технологик университетының “Дизайн” кафедрасы, “Сөембикә” журналы, ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте институты.

Милли кием дизайнерлары бәйгесенең оештыру комитеты, "International Fashion" вәкиле Римма Кашапова бу бәйгенең максатлары турында сөйләде:

“Моңарчы бу бәйгене мөселман фестивале кысаларында гына ясыйлар иде, бу елны инде програмына керттеләр. Бу безнең өчен зур отыш.

Милли кием бәйгесенең бүтән бер җирдә дә булганы юк әле. Ул безнең милли гореф-гадәт, йолаларны саклап калыр өчен уйлап табылды. Хәзер яшьләребез заманча киенә, ләкин ул киемнәрнең сыйфаты юк.

Без бәйгегә әзерләнә башлагач, мода бәйгеләренең тарихы белән кызыксына башладык. Чит илләрдә, әйтик, Италиядә, Франциядә милли киемнәргә зур игътибар бирәләр. Алар милли киемнәрдән үзләренә илһам ала.

Милли кием дизайнерлары конкурсының оештыру комитеты вәкиле Римма Кашапова
Безнең дә бит милли киемнәребез искиткеч матур. Чит илдән кунаклар килгәндә, без аларны милли киемнәрдән, чәк-чәк белән каршы алабыз. Нишләп менә шунда гына киелә дә, аннары соң онытылып калалар?! Без менә шул онытылып калмасын өчен тырышабыз инде.

Казанга туристлар күп килә, ләкин алар бит безнең халыкның тарихын, гореф-гадәтләрен, каян килгәнен белмичә дә китәләр. Чит ил кешеләре “Сезнең хатын-кызларыгыз шундый матур, бик матур киенә”, диләр. Без бу сүзләрне ишеткәч бигрәк тә шатланабыз.”

Римма Кашапова, монда тәкъдим ителгән киемнәр бәйге дәрәҗәсендә генә калмый, алар белән кызыксынучылар бик күп, дип белдерде.

“Без “Сөембикә” журналы белән “Бергә гомергә” дигән зур проект ясадык. Анда гаилә төзү, туй, балага исем кушу, сөннәткә утырту гадәтләрен өйрәндек һәм халыкка тәкъдим иттек.

Без бәйгедә гран-при алган Илмира Хамматова киемнәрен кулландык та, ике туй ясадык. Бер туй авылда, бер туй шәһәрдә булды. Бу туйлар миллилекне саклап үткәрелде. Туйлар искиткеч булды. Без алардан шундый олы резонанс булыр дип көтмәгән идек тә.

Гражданнар актын теркәү идарәсенә килгәч, халык шаккатты: кияү камзуллар белән, килен калфак, тәңкәләр белән иде.

Безнең җырчыларыбыз ул бәйгедә катнашкан киемнәрне алып, клиплар төшерә башлады. Беренче бәйгедә туй күлмәкләре күп иде. Аларны кырып-себереп алып беттеләр. “Бу киемнәрне каян алып булыр икән?” дип, бик күп заявкалар килә башлады.

Без яшьләргә ишек ачабыз, мәйдан бирәбез, дөньяга күрсәтәбез, ләкин бар нәрсә бездән генә тормый. Олы башлыкларыбыз ярдәм бирсә, бик яхшы булыр иде. Аллаһ бирсә, бу бәйге үсеш алыр”.

“Алтын мөнбәр” кайтырмы?

Фестивальгә бәйле шау-шу уяткан сорауларның берсе булып, “Бу фестивальгә “Алтын мөнбәр” исемен кайтарып булыр микән?” дигән сорау булды. Халыкара мөселман киносы фестиваленең пиар хезмәткәре Айгөл Дәүләтшина бу сорауга болай дип җавап бирде:

Мөселман киносының пиар хезмәткәре Айгөл Дәүләтшина
“Безнең юрист әйтүенчә, “Алтын Мөнбәр” исеме бер юридик затныкы булып тора. Ул элек безнең фестивальне оештыруда катнашкан булган. Хәзер ул катнашмый.

Бу исемне кулланыр өчен, безгә бу юридик затның ризалыгы кирәк. Ул юридик зат үзе шушы исем астында фестиваль оештырырга тели. Без аның белән сөйләшү алып барабыз”.

Фестивальгә “Алтын мөнбәр” исемен кайтарырмы, юкмы – монысын вакыт күрсәтер, ә инде VII Халыкара мөселман киносы фестиваленә санаулы көннәр калып бара.
XS
SM
MD
LG