Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Патрушевның атом проблемнарына караган тәкъдимнәрен хуплады


Патрушев (с) Тәһранда сөйләшүләрдә
Патрушев (с) Тәһранда сөйләшүләрдә

Иран үзенең атом проблемнарына караган Русия тәкъдимнәрен хуплады. Русия иминлек шурасы секретаре Николай Патрушев тәкъдимнәр белән Иран җитәкчелеген таныштырды.

Бу хакта Патрушев белән Тәһранда үткән сөйләшүләрдән соң Иранның атом-төш сөйләшүләр төркеме башлыгы Сәит Җәлили хәбәр итте.

Мәскәү Иранга карата булган халыкара чикләүләрне Тәһранның атом програмына караган сөйләшүләрне дәвам иттерү бәрабәренә киметергә тәкъдим итә.

Көнбатыш илләр атом коралына ия булырга тели дип Иранга гаепләү белдерә. Тәһран исә атом програмы илнең тыныч максатлар өчен дип әйтә. Бу проблемга багышланган сөйләшүләр берничә тапкыр өзелгән иде.
XS
SM
MD
LG