Accessibility links

Кайнар хәбәр

Transparency International: дөнья футболындагы ришвәт низагларын тикшерергә кирәк


Transparency International хисабында халыкара футбол ассоциациясе федерациясенең (ФИФА) үз эчендә ришвәтчелекне бетерү өчен кирәкле чаралар күрмәве турында әйтелә.

Хөкүмәттән тыш халыкара әлеге оешма хисабында дөнья футболы оешмаларыннан читтә булган түрәләрнең ришвәттә шикләнелүләрен тикшерергә кирәклеге турында әйтелә. Аерым алганда сүз дәүләт эшлеклеләре һәм хөкүмәттән тыш оешмаларның вәкилләре турында бара.

Би-би-си хәбәр итүенчә, хисапта ФИФА эчендә булган соңгы вакыттагы җәнҗалларны бәйсез һәм төптән тикшерү кирәклеге турында әйтелә.

ФИФА исә, әлеге хисапка аңлатмалар биреп, күп эшләр эшләнде ди, әмма күп очракны тикшерү кирәклеген дә әйтә.

Берничә көн элек ФИФА комиссиясе Кариб илләренә караган 16 футбол түрәсенә карата әхлак мәсьәләсендә тикшерү эше башлаган иде. Алар федерациянең яңа башлыгын сайлаган вакытта акча бәрабәренә тавыш бирүдә шикләнелә.
XS
SM
MD
LG