Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар Киевтан соң Лионны да яуламакчы


Рубин такымы
Рубин такымы

Бүген Казанның "Рубин" футбол такымы Чемпионнар лигасының плей-офф уены кысасында Франциянең "Лион" такымы белән очраша. Кайбер җанатарлар "Рубин"ның Киевтагы уңышын кабатлый алачагына өмет итә.


Мондый очрашулар алдыннан гадәткә кергән матбугат очрашуында ике такымның тренерлары, үзләренең такымнарына караганда, күбрәк көндәшләре турында сөйләүне өстен күрә. 15 августта үткән шушындый матбугат чарасында да әлеге хәл белән очрашырга туры килде.

Гард "Рубин"ны, Бердыев "Лион"ны мактый

"Лион" такымы тренеры Реми Гард сүзләренчә, Казан такымының иң беренче өстенлеге, аның саклануга бик зур игътибар бирүендә. "Моның белән беррәттән "Рубин" – тактик планда да яхшы оешкан такым. Әмма барлык боларга карамастан, без "Рубин"нан курыкмыйбыз", диде ул.

Ләкин шул ук вакытта Реми Гард, вазгыятькә реаль күзлектән чыгып карарга кирәк, ди. Чөнки Татарстан такымы хәзер иң яхшы формасында, Русия чемпионатында алдынгы урыннарда бара. Шулай булса да, Чемпионнар лигасының төркем матчларына узу өчен ике такымның да шанслары тигез, ди "Лион" тренеры Реми Гард.

"Рубин" тренеры Корбан Бердыев та "Лион"ның өстенлекләренә тукталып, аның саклануда да, һөҗүмдә дә тигез уйнавын, туп белән иркен хәрәкәт итүенә басым ясады.

Бердыев сүзләренчә, "Рубин"ның көндәше, һөҗүмгә 2 үзәк сакчысыннан тыш, барлык уенчылары белән чыга. Һәм моның белән беррәттән французларның үз мәйданнарында чыгыш ясавын да онытмаска кирәк.

Спорт журналисты һәм "Рубин" тарафдары Илнар Хөснуллин, Чемпионнар лигасының бу өлешенә килеп җиткән такымнарның берсенең дә көндәшләреннән бик зур өстенлеге була алмый, әмма бу очракта "Рубин"га караганда "Лион"ның Чемпионнар лигасында уйнау тәҗрибәсенең зуррак булуы да әһәмияткә ия, ди.

"Лион"да тәҗрибә, "Рубин"да саклану өстенлеге"

"Лион" бу ярышларда 13 ел рәттән, ә "Рубин" бары тик 3 ел гына катнашып килә. Әмма "Рубин"ның бер өстенлеге итеп, Русия чемпионатының нәкъ кызган мәлендә булуын әйтер идем. Франция лигасы әле башланып кына килә.

Димәк, Казанлылырның быел бергә уйнау тәҗрибәсе күбрәк дигән сүз. Ләкин Корбан Бердыев шәкертләре арасында берьюлы 6-7 уенчының җәрәхәт алганын да хәтерләргә кирәк", ди Хөснуллин.

Чемпионнар лигасында катнашучы такымнарга беренче уенны чит мәйданда башлау һәрвакыт өстенлек бирә. Шуңа күрә "Рубин"га да бу бәхет елмайды. Чөнки икенче уен нәкъ менә беренче уен нәтиҗәсенә карап билгеләнә. Киев "Динамо"сы моңа бик яхшы мисал булып тора, дип белдерде спорт журналисты Илнар Хөснуллин.

Шуны да әйтергә кирәк, "Рубин" быелгы Чемпионнар лигасының плей-офф өлешенә чыгу өчен Киев "Динамо"сын җиңгән булса, "Лион" исә плей-оффка турыдан катнаша.
XS
SM
MD
LG