Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада тимер юлчылар тәүлек буена эш ташлады


Төн уртасында Польшада тимер юлчыларның илкүләм эш ташлавы башланды. «Азатлык» радиосы хәбәрчесе барлыгы 2700 маршрутта поездлар йөрмәячәк дип хәбәр итә.

Сишәмбе Польша яшәеш челтәре (инфраструктура) министры Цезарий Грабарчик тимер юлчыларны эш ташлауны үткәрмәскә чакырган иде. Ул һөнәр берлекләрен ил җитәкчелегенең хезмәт хакларны әкренләп күтәрү тәкъдимен карарга чакырды.

Тимер юлчылар моңа колак салмады. Алар хезмәт хакларын 20%-ка күтәрүне (якынча 550 доллар) таләп итә.

Таләпләр үтәлмәгән очракта бер атнадан соң янә эш ташлаячаклар дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG