Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 03:05

Язучы, сәясәтче Ринат Мөхәммәдиев, август фетнәсе Советлар Берлеген җимерү өчен оештырылды, дип саный. Русия Югары Советының ул чактагы депутаты Ринат Мөхәммәдиев ГКЧП оештырыласын ике атна алдан белгән.


18-21 август көннәрендә Советлар Берлегенең үзәк комитеты вәкилләре, хөкүмәт җитәкчеләре яңа берлек килешүенә кул куйдырмау, илне кире авторитар хакимияткә кайтару өчен ГКЧП төзеп, фетнә – путч китереп чыгара.

Ринат әфәнде, ГКЧП турында кайда ишеттегез?

– ГКЧП Русия парламенты җәйге ялларга таралгач оештырылды. Ләкин депутатлар бу турыда алдан кисәтелде. Фетнә чыгасын 20 көн алдан белә идек. Бу көтелмәгән вакыйга булмады.

ГКЧП сценаристлары белән хакимияттә утырган кешеләрнең үзара сөйләшүләре булган. Фетнә турында Кырым татарларының Милли Мәҗлесе рәисе Мостафа Җәмилев өендә ишеттем.

ГКЧПның максаты – элекке системаны саклап калу, дип уйлыйлар. Ләкин минем фикеремчә, фетнә кайбер көчләрнең кискен революция ясар өчен оештырылган коткысы булды. Әгәр шул вакытта ГКЧП оешмаса, турыдан-туры Советлар Берлеген таркатып, КПСС хакимиятен бетереп булмый иде. Путч китереп чыгаруда СССРны бетерергә теләгән демократ көчләр һәм чит ил кешеләре катнашты.

ГКЧП турында Советлар Берлеге президенты Михаил Горбачев алдан белдеме? Монда Борис Ельцинның катнашы бармы?

– Мин алар белән ныклап аралашкан кеше. Ельцин белән ерак сәфәрләрдә дә булдым. Аларның үзара килешеп куюы бик ихтимал.

Горбачевның ул вакытта ил җитәкчесе буларак көче бар иде. Аны дачада яшереп яткырдылар дигән сүз – әкият! Чөнки шул көнне мин Гаградан Бакчасарай шәһәренә машинада үттем. Анда бернинди сак юк иде.

ГКЧП беренче чиратта хакимиятне кулга алырга теләгән, илне таркатырга теләгән Борис Ельцинга кирәк иде.

ГКЧП көннәрендә Мәскәү урамына танклар керә, кан коеш башлана...

– Бернинди дә кан коеш булмады. Бу кечкенә генә бер тамаша. Анда өч-дүрт малайның танк астына керүе – очраклы хәл. Һәрхәлдә фетнә көннәрендә кан коеш булды дип әйтеп булмый.

Бер танкист та кеше таптарга боерык алмаган. 1993 елда парламентны бомбага тоту белән чагыштырганда, 1991 елда үтерешкә омтылыш бар иде дип әйтә алмыйм.

Хәзер Казанга кайтыйк, Миңтимер Шәймиев ГКЧПны якладымы, якламадымы?

– Ул чорда Татарстан җитәкчелеге иң беренчеләрдән булып фетнәне хуплап чыкты. Моннан качып булмый. ГКЧП җиңелгәч, моны яшерү башланды. Нишлисең, хакимият өчен көрәш туры сызыктан гына бармый, ул дәвам итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG