Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һааг трибуналы Сребреницадагы үтерүләрне аерым эш итеп карарга мөмкин


Младич мәхкәмә утырышларының берсендә
Младич мәхкәмә утырышларының берсендә
Һаагтагы халыкара трибунал прокурорлары Ратко Младич эшен тикшергәндә Сребреницада күпләп үтерүләрне аерым карарга тәкъдим итте. Бу хәл мәхкәмә эшен тизләтәчәк дип хәбәр ителә.

1995 елның җәендә Сребреницада сигез мең боснияле мөселманны кыру ул вакытта босния сербларының гаскәр башлыгы булган Младичка төп гаепләү булып тора.

15 ел гадел хөкемнән качып йөргән 69 яшьлек Младич быел май аенда Сербиядә тоткарланган иде. Ул гаепләүләрне кире кага. Младичны яклау аның сәламәтлеге начар булганга мәхкәмә эшендә яхшы итеп катнаша алмый дип белдерә.
XS
SM
MD
LG