Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:01

Татарстаннан ерак төбәкләрдә, чит илләрдә яшәп тә, туган телдә сөйләшергә өйрәнүче татар егетләренең милли үзаңы гаиләдә тәрбияләнгән. Үзләре гаилә корганда да алар милли яшәү рәвешенә әзер кәләш эзли. Мондый яшьләрнең карашлары, тормыш тәҗрибәсе җентекләп өйрәнүгә лаеклы.


Римзил Вәли. Казанга татар кешеләре, бигрәк тә яшьләр еш кына килеп тора. Алар Казан белән таныша, кардәшләренә баралар. “Азатлык”ның Казан бюросын да урап үтмиләр.

Бүгенге кунакларыбыз – Петербурда яшәүче Рөстәм Гарифуллин һәм Норвегиядә яшәүче Таллин егете Ринат Хәйдәр. Бу егетләр татар дөньясына чит түгел. Үзләре Казаннан еракта яшәсә дә, татар мохитенең лаеклы вәкилләре.

Алар белән милләт, яшәгән төбәк, Казан белән элемтәләр һәм мәгълүмат җепләре турында сөйләшәбез. Беренче сорау Скандинавия якларыннан килгән татарга. Ринат, син үзең кайда тудың?

Ринат Хәйдәр. Мин үзем Таллинда туган кеше. Әмма соңгы вакытта мин Норвегиядә торам.

Римзил Вәли. Норвегиядә татарларны кыерсытмыйлармы? Яшәү шартлары ничек?

Ринат Хәйдәр. Анда тормыш әйбәт. Ләкин татарның кем икәнен дә белмиләр. Мин үземне татар дип әйткәндә, кешеләр аңламый тора.

Римзил Вәли. Чыгыз ханны беләләрдер...

Ринат Хәйдәр. Аны беләләр.

Римзил Вәли. Татар халкы белән кызыксынучыларга нәрсәләр сөйлисең?

Ринат Хәйдәр. Кыска гына тарихны сөйләп алам. Әгәр бу тема аларга кызык булмаса, борылалар да китәләр. Кызыксынучылар бар.

Римзил Вәли. Безнең халыкны, чит илгә баргач, урыс диләр. Син бит Эстония кешесе, Таллинда тугансың. Үзеңне кем дип сизәсең? Татар булуыңны ничек саклый алдың?

Ринат Хәйдәр. Бик зур рәхмәтләр әтиемә-әниемә.

Римзил Вәли. Эстониядә татар мәктәбе юк, татар радиосы, телевидениесе юк. Татар газетлары чыкмый. Фәннәр академиясе юк. Театр юк. Ә кем сезгә телне, мәдәниятны иңдерде?

Ринат Хәйдәр. Әти-әнием татарча сөйләшергә, милли мәдәниятны аңларга өйрәтте. Алты яшь тулгач, бер ел Татарстанның Сарман районының Дүсем авылына, әбием янында торып кайттым. Ул гарәп теленә дә өйрәтә башлаган иде.

Римзил Вәли. Эстониядә мәктәптә уку гел эстон телендәме?

Ринат Хәйдәр. Әйе. Рус телендә укытуны бетерәләр.

Римзил Вәли. Ә Таллинда өйдә нинди телдә сөйләшәсез?

Ринат Хәйдәр. Гаиләдә татар телендә генә сөйләшеп торабыз.

Римзил Вәли. Әти-әниләрегез ниндирәк кешеләр?

Ринат Хәйдәр. Бик ачык кешеләр. Эстониядә татарлар белән аралашып, концертларда катнашып йөриләр.

Римзил Вәли. Ярый, Норвегиядә туган якны, милләтне сагынган чаклар буламы? Кыенмы? Анда кешеләрне ата башладылар дип ишеттек.

Ринат Хәйдәр
Ринат Хәйдәр. Кешеләрне Ослода үтерделәр. Брейвик дигән кеше исламны яратмыйча, кулына корал алган икән. Миңа чит илдән шалтыратып, шул турыда яңалыкларны да сорадылар.

Римзил Вәли. Норвегия дөньяда яшәү шартлары нисбәтеннән иң камил ил дип санала.

Ринат Хәйдәр. Шулай санала һәм бу дөрес дип әйтә алам.

Римзил Вәли. Норвегиядә төзелештә эшлисең. Яхшы түлиләрме? Кайда яшисең? Фатир алдыңмы?

Ринат Хәйдәр. Әлегә фатир сатып алмадым. Бер гаиләдә яшим. Мин шул гаиләнең балаларын карарга ризалаштым, шуңа күрә яшәү өчен түләмим.

Төзелештә көндезге сәгатьләрдә эшләячәкмен. Анда эш көне җидедән башлана. Сәгать өчтә бетә. Ә балаларны кичке вакытта карарга кирәк.

Римзил Вәли. Фатир хуҗалары нинди милләт кешеләре? Син татар, русияле, эстон кешесе. Ә балалар Норвегиядәге халыкныкымы?

Ринат Хәйдәр. Әйе, алар Норвегия кешеләре. Шуңа күрә инглиз телендә генә аралашып торабыз. Ләкин норвег телен өйрәнергә исәбем бар.

Римзил Вәли. Унбиш-унсигез ел элек Төркиядә яшәгән татар кызы Шәхназ Таһир Норвегиягә укырга киткән иде. Без аны “Нәүрүз чибәре” дигән бәйгегә чакырдык. Ул Норвегиянең Осло университетында грант алган иде. Норвег телендә укырга риза булгач, аны бушлай укыттылар. Димәк, Норвег телен өйрәнүдә син беренче түгел инде! Бу тел кыенмы? Ул кайсы телгә охшаган?

Ринат Хәйдәр. Яңа өйрәнә торган телләр кыен була инде. Ул тел герман теленә дә охшаган, Дания һәм Швеция телләренә дә якын. Көз көне вакыт булса, курсларга барырмын.

Римзил Вәли. Синең белемең нинди?

Ринат Хәйдәр. Таллинда университетны кыш көне бетерергә исәбем бар.

Римзил Вәли. Әниең Фәүзия Һәдиуллинаның “Азатлык”ның Казан бюросына кергәне бар. Ул кызым Таллинда эстон теле белгечлегенә укый һәм эстон телен эстоннарга укыта дигән иде. Хәзер кайда ул?

Ринат Хәйдәр. Күпмедер ел ул Грециядә дә торды. Франциядә дә торды. Испаниядә, Австриядә булгалады. Хәзер Грециянең Крит утравында.

Ул әле кияүгә чыкмаган кеше. Хәзер бер Албания егете белән йөри. Инглиз, грек телендә сөйләшә. Туризм өлкәсендә эшли.

Римзил Вәли. Татар яшьләре кайда гына яшәми, бер илдә генә ябышып ятмый икән! Алар төрле эшкә урнаша, төрле телдә сөйләшә.

Ринат Хәйдәр. Минем паспортым эстонныкы, үзем Норвегиядә торам.

Римзил Вәли. Бер норвег кызы килеп чыкса, өйләнәсеңдер инде?

Ринат Хәйдәр. Юк, татар кызын табарга исәп.

Римзил Вәли. Казанга шул максат белән килдеңме?

Ринат Хәйдәр. Шул ният белән дә, туганнарны күрергә дә.

Римзил Вәли. Барыбер ата-бабаларыбыз теле, рухы тарта. Рөстәм, син кайда тудың һәм кайда яшисең?

Рөстәм Гарифуллин. Мин Түбән Кама районында туып үскән кеше. Мәктәпне шунда бетердем. Түбән Камада медицина колледжын бетердем.

Шул фән белән Ленинград өлкәсенә киттем. Яшь чакта дөнья да күрәсе килде. Хәзерге вакытта шул якта тукталып калдым. Киләсе елга, Алла боерса, Петербур балалар табибы академиясен тәмамлыйм. Шул шәһәрдә ук калырга исәплим.

Рөстәм Гарифуллин
Римзил Вәли. Татарстаннан соң Петербурда яшәү кыен түгелме? Скинхедлар күп диләр.

Рөстәм Гарифуллин. Беренче елларны куркынычрак иде. Мин андагы халыктан аерылам. Башта миңа кыргый сыман карадылар. Ләкин тора-бара агымга кереп бетеп, шундагы халык белән дуслаштым. Төрле илләрдән килгән студентлар да күп.

Римзил Вәли. Егетләр, дөресен әйтегез. Татар булуыгызны кайвакытта оялып яшерәсе киләме?

Рөстәм Гарифуллин. Юк. Дөресен әйткәндә, әнием шалтыратканда мин шул вакытта шәһәр транспортында булсам да, барыбер татарча сөйләшәм, оялмыйм.

Петербурда төрле халык вәкилләре күп. Әкренләп күнегеп баралар. Бик күп татар яши. Анда татарларга караш бүтәнчәрәк. Урта Азиядән килгәннәргә өстән караш сизелә.

Дөресен әйткәндә, аларны яратып бетермиләр. Ә татарларны яраталар. Валентина Матвиенко ел саен татар сабан туена килә. Ул үзенчә татарларны хөрмәт итә.

Римзил Вәли. Төп мәсьәләгә ачыклык кертик. Сез нинди гаилә корырга, кем булып яшәргә телисез? Яшьләргә барыбер бит: нинди милләт булса да, кызы ошаса, ябышып яталар. Сезнең планнар нинди?

Ринат Хәйдәр. Чит илдә торып та, гаиләне татар кызы белән төзергә исәп. Эстониядә татар кызлары күп түгел. Норвегиядә ишеткәнем дә юк.

Римзил Вәли. Таныштыңмы соң?

Ринат Хәйдәр. Танышып булды.

Римзил Вәли. Перспектива бармы соң?

Ринат Хәйдәр. Перспектива дигән сүз әле юк. Эзләүне дәвам итәргә кирәк.

Римзил Вәли. Ә син, Рөстәм?

Рөстәм Гарифуллин. Петербурда төрле милләт кызлары күп. Үземә татар кызын гына алырга исәп.

Римзил Вәли. Татар кызы нинди булырга тиеш? Бик булдыклылары, алдынгы фикерләре бар. Бала карау, гаилә коруга юнәлгәннәре дә бар. Сезнең идеал кәләшегез ниндирәк?

Рөстәм Гарифуллин. Минем идеалдагы кәләшем алдынгы фикерле булырга, татар милли ризыкларын да пешерергә тиеш. Өйне дә карарга тиеш, әлбәттә. Гаиләдә бала күп булса, кызыграк та. Минем булачак профессия дә балалар белән бәйле.

Римзил Вәли. Аңлашыла, димәк, гаилә приоритет булырга тиеш. Психолог ханым әйтә, безнең хатын-кызларыбыз тигезлек таләп итә, ләкин андыйларны алырга теләмиләр. Көненә ике тапкыр шулпа ашаган гаиләләр аерылмый икән.

Рөстәм Гарифуллин. Безнең гаиләдә тигезлек. Туганнар арасында да тигезлек. Хатын-кызларны кимсетмиләр. Мин дә шундый фикердә. Белеме белән дә хатын-кыз артта калырга тиеш түгел, минемчә.

Римзил Вәли. Ошаган кыз очрамадымы әле?

Рөстәм Гарифуллин. Бер кыз бар. Ул аны белми. Мин әкрен генә, аны куркытмыйча, аның белән аралашам.

Римзил Вәли. Каян эзләргә соң сине?

Рөстәм Гарифуллин. Интернетта, vkontakte.ru, facebook.com битләрендә табып була.

Римзил Вәли. Ринат Хәйдәрнең идеалы ничек була? Татар булырга тиеш икәнен чамалыйбыз.

Ринат Хәйдәр. Белемле булсын. Татар ризыкларын әзерли белсен. Балаларны яратсын.

Римзил Вәли. Ринат, син әле кәләш тапмадыңмы?

Ринат Хәйдәр. Әлегә тапмадым. Бераз вакыт бар. Әле яшем бик күп түгел.

Римзил Вәли. Инде яшьләргә теләгегезне әйтегез дә, шуның белән тапшыруны тәмамларбыз.

Ринат Хәйдәр. Шуңа аптырыйм: яшьләр Казанда торып, урыс телендә аралашып йөри. Шунысы бик матур түгел.

Рөстәм Гарифуллин. Мин дә шул фикергә кушылып, татар яшьләре булгач, татарча сөйләшергә тиеш, дип уйлыйм. Монда ата-анасы гаебе бар, дип саныйм. Татар яшьләренә туган телне онытмаска теләгем. Киләчәк буыннарга шушы телебезне тапшырыгыз.

Римзил Вәли. “Азатлык” радиосын ишеткәнең бармы?

Рөстәм Гарифуллин. Әйе, фейсбукта яңалыкларны укып торам.

Римзил Вәли. Ринат, син “Азатлык”ны укыйсыңмы, тыңлыйсыңмы?

Ринат Хәйдәр. Укыйм. Тыңларга вакытым җитми. Алла боерса, бу әңгәмәдән соң тыңлармын да.

Римзил Вәли. Кем белә, бәлки сезгә лаеклы кызларны табарга шушы тапшыру, интернет ярдәм итәр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG