Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Сенинский: "Рубльнең тиз генә очсызлануы икеле"


Соңгы вакытта дөньяның финанс базарындагы чайкалулар Русия икътисадында да чагылыш тапты һәм доллар белән чагыштырганда рубльнең 3,9% төшүенә китерде. Әйтергә кирәк, Русия икътисады хәзер дә нефть һәм газ экспортына нык бәйле һәм белгечләр бу хәлне кичекмәстән үзгәртергә кирәк дип саный.

“Азатлык” радиосының икътисад аналитигы Сергей Сенинский Көнбатыш илләре икътисады үсешенең акрынаюы һәм финанс базары кризисының Русиягә турыдан-туры тәэсире булмады дип саный. Аның фикеренчә, бары Көнбатыш инвесторлары белән бәйле булган өлкә генә шундый ук тотрыксызлыкны кабатлый, ә калганында Русия икътисады дөнья илләренекеннән аеырылган булып кала. Бу, әлбәттә, беренче чиратта нефтькә бәйле.

Сенинский сүзләренчә, хәтта Көнбатыштагы икътисад үсешенең акрынаюына карамастан, аңа ихтыяҗ кимеми генә түгел, хәтта үсә дә.

“Нефть бәяләре элеккечә Русия икътисады үсешенең төп факторы булып тора. Әле 3-4 ел элек кенә белгечләр нефтьнең еллык уртача бәясенең бер мичкәсе ун долларга артуы Русия икътисадының 1% үсешенә китерә дип әйткәннәр иде. Нигездә бу хәзер дә шул килеш саклана. Ләкин хәзер инде 1% үсеш булсын өчен нефть бәясе 10 доллардан күбрәк булырга тиеш. Кризистан соң Русия нефть керемнәрен инде элеккечә мулдан түгел, ә азлап куллана”, ди ул.

Нефтькә генә карап тору

Әгәр агымдагы елның май башында нефть бәяләре артып, югары дәрәҗәгә җиткән булса, хәзер инде ул чиреккә кимеде. Шуңа да карамастан, Русиянең тулаем җитештерү күләме (ВВП) икенче кварталда узган елның апрель-июнь айлары белән чагыштырганда 3,4%ка артты. Беренче кварталда ул гомумән – 4,1% иде.

Әлбәттә, кайберәүләр нефть бәясенә генә бәйле булган үсеш тотрыклы була алмый дип саный. Сенинский фикеренчә, бу Русия бәласе, чөнки илдә чимал секторы гына өстенлеккә ия һәм йөзләрчә ширкәтләр алар күзенә карап торырга мәҗбүр.

“Шулай итеп, нефтькә бәя төшү барлык нефть-газ ширкәтләренең керемен киметә һәм бу барлык Русия икътисадына тәэсир итә”, ди ул.

Акчалар читкә китә

Сенинский әйтүенчә, чималга бәйлелекне киметү өчен Русия икътисадын төптән төрлеләндерү кирәк. Моның өчен заманча товар җитештерә торган югары технологияләрнең барлыкка килүе мөһим һәм алар беренче чиратта дөнья базарында көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш.

“Бу дәүләтнең икътисад сәясәтен билгеләү бурычы. Монда сүз яңа булдырылачак тармаклар өчен ташламалар системасы яки башка өстенлекләр бирү турында гына бармый. Аның үсеше өчен яңа технопарклар гына да җитми. Беренче чиратта икътисади көндәшлеккә сәләтле мохит булдыруга тырышлык салырга кирәк”, ди ул.

Хәзергә исә бу ширкәтләрнең ниндидер тәҗрибәсе яки осталыгына гына бәйле түгел. Русиядә күп әйберне дәүләт оешмаларына “якын тору” хәл итә. Нәтиҗәдә үзләрен кирәксенмәгән шәхси капитал Русиядән чит илгә китә һәм анда яңа эш урыннары булдыра.

Аңлашыла ки, капиталның читкә китүе рубльнең бәясендә дә чагылыш таба. Мисал өчен, соңгы ярты елда гына да Русиядән чит илгә киткән акча 50 миллиард доллардан арткан. Бу илдә тупланган валюта резервларының уннан бер өлеше булып тора.


Сергей Сенинский

Русия үзәк банкының үз сәясәте

Сенинский сүзләренчә, чит илдән керә торган нефть долларлары Русия акчасының артык куәтләнүенә китермәсен өчен илнең үзәк банкы аны валюта базарында сатып ала. Әлбәттә, аның өчен яңа рубльләр бастырырга туры килә, ә бу исә үз чиратында инфляция үсешен тудыра.

“Ләкин илгә килә торган долларларның шактый өлеше аннары илдән үзеннән-үзе китә, димәк, Русия үзәк банкы яңа акчаларны азрак күләмдә бастыра ала. Әлеге хәл узган елның көзеннән дәвам итә һәм соңгы айларда илдә инфляциянең кимүе дә шуңа бәйле”, ди белгеч.

Шуңа да карамастан, 9 августта дөнья буйлап фонд базарларының чайкалуы рубль бәясенең долларга карата бер көндә генә дә 3%ка төшүенә китерде. Әмма моның әллә ни куркынычы юк. Бу төшү Русия үзәк банкы тарафыннан элек булдырылган рубльнең бер көнлек чайкалу “валюта мәйданы” кысаларына туры килә. Инде рубль бәясе бу мәйданның түбән чигенә җитә башлагач, үзәк банкның аз гына тыкшынуы да рубль бәясенең арта башлавына китерде.

Импорт арта, экспорт кими

Хәзергә нефть бәяләре югары булганда һәм Русия үзәк банкының валюта резервларын исәпкә алганда рубль бәясенең күпмедер чайкалуы бары әлеге банк башлангычы белән генә мөмкин. Бүгенге көндә Русиянең резерв фонды 537 миллиард долларны тәшкил итә, анардан күбрәк бары Кытайда – 3,2 триллион доллар һәм Япониядә – 1,1 триллион доллар.

Шуңа да карамастан, бу киләчәктә рубль бәясенең төшүенә китермәс дип әйтеп булмый. Сенинский фикеренчә бу эчке факторлар белән бәйле.

“2010 елның көзеннән импорт күләме артты. Финанс кризисның авыр чагы узды һәм нефтькә бәяләрнең югары булуы илгә валюта керүгә мөмкинлек бирә һәм өстәмә ихтыяҗ тудыра. Күп кенә Русия ширкәтләре әлегә шәхси кулланучыларга һәм сәнәгать ширкәтләренә бәясе һәм сыйфаты ягыннан көндәшлеккә сәләтле продукция тәкъдим итә алмый. Ә тәкъдим итә алучылар нигездә чит ил технологияләре һәм җиһазларын кулланалар. Нәтиҗәдә илдәге бүгенге импорт (илгә кертү) үсеше Русиядәге экспорт (читкә чыгару) үсешеннән өч тапкырга арта бара", ди ул.

Белгечләр мондый вазгыять сакланса, инде 2012 ел азагы һәм 2013 ел башына Русиянең экспортка җибәрә торган әйбере илгә кергән импорт белән тигезләшеп, соңыннан экспорт бөтенләй түбән дәрәҗәгә калырга мөмкин дип саный. Ягъни Русия чит илдән әйбер сатып ала алачак, ә үзенең бирергә мөмкинлеге аз булачак. Шул ук вакытта әле нефтькә бәяләр дә төшсә, илгә валюта керү кимиячәк, ә аңа ихтыяҗ зур булачак.

Әмма Сенинский әлеге хәлләрнең тиз генә рубльнең очсызлануына китерәчәгенә шикләнә. Аның фикеренчә, илнең валюта резервлары зур һәм нефть бәясе дә алай тиз генә төшмәс. Моннан тыш, экспорт белән чагыштырганда импортның арта баруы да озак дәвам итмәскә мөмкин.

“Ләкин шуңа да карамастан, рубльнең очсызлануына гомум басым, әлбәттә, артачак”, ди ул.
XS
SM
MD
LG