Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:40

Нурулла бабай "Жигули"дан төшми


15 августта совет хөкүмәтенең Тольятти шәһәрендә яңа машина чыгара башлау өчен Италиядәге FIAT ширкәтеннән лицензия алуына 45 ел тулды. Соңрак совет чорының бер символына әйләнгән шушы машина "Жигули" исеме белән 1970 елның җәендә күпләп чыгарыла башлый.

Гади халык өчен бу яңа дәвер ача - шактый кыйбатлы бер хирыс булып калса да, кешеләргә машина алу җиңеләя. Бу Советлар Берлеге автосәнәгатен тамырдан уңай якка үзгәртте, дияргә була.

Берәүләр 40 елдан артык тарихы булган машинаны, бар яктан да искергән инде дип, чит ил машинасына утырырга тырышса да, Нурулла бабай киресенчә, бу елларны машинаның дәрәҗәсе дип саный һәм үз "Жигули"еннан аерылырга җыенмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG