Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 06:47

Кытайның Шынҗэн шәһәрендә "Казан-2013" йорты эшчәнлеген дәвам иттерә. Казан вәкилләре килгән кунакларны 2013 елгы Универсиадага әзерлек эшләре белән таныштыра, үзләре дә кытайларның эшеннән үрнәк һәм сабаклар ала.


Татарстан вәкиллеге кебек эшләүче "Казан-2013" дигән бу йортка кереп, бушлай телефоннан сөйләшеп, татар ризыкларын авыз итәргә була. Әлеге татар-урыс йортында көн саен кунаклар.

Төрле илләрнең делегацияләре безгә бик теләп керә, ди бу йортның вәкилләре. Безнең төп максатыбыз – бу йортка килүчеләргә Татарстан, 2013 елда Казанда булачак Универсиада турында кулыбыздан килгәнчә күбрәк мәгълүмат бирү, ди алар.

Денис Вәлиев
Килгән кунакларның күбесен Казан Универсиадасының логистикасы, аны оештыру мәсьәләләре кызыксындыра, дип белдерә Казан Универсиадасы дирекциясе вәкиле Денис Вәлиев.

Бүген әлеге йортка Люксембургтан Гимназиада оештыручы бер вәкил дә килгән.

Гимназиада – ул мәктәп укучылары арасында халыкара олимпиада кебек спорт ярышы. Бәлки алга таба анда да Татарстан укучылары катнаша башлар, дип белдерә Вәлиев.

Татар спортчысыннан тагын алтын медаль

Сишәмбе көнне Русия җыелма такымыннан штангачы Ренат Киреев 85 килограммлык авырлык үлчәвендә алтын медаль казанган иде. Икеле күтәрештә җәмгысе 365 кг авырлык күтәреп, татар штангачысы Кытай һәм Көньяк Корея спортчыларын артта калдырды. Әлеге спортчының “Казан-2013” йортына килеп-килмәве турында кызыксынгач, Вәлиев аның әлегә үзләренә килмәвен дә әйтеп үтте.

Спортчылар дигәннән, ярышчылар махсус спорт режимында яши: беркая да чыкмыйлар, үзләрендә генә тукланалар, хәзерләнәләр. Алар белән ярышларга кадәр күрешә алмыйбыз, ди Татарстан вәкиле.

Һәрбер дингә хөрмәт

Денис Вәлиев сүзләренчә, Кытай универсиадасында ашханәдә туклану ягы бик яхшы оештырылган. Универсиада ачылышына Шынҗэнгә баргач, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та моңа игътибар иткән иде.

Монда мөселманнар өчен дә, Европа, Азия кешеләре өчен дә төрле-төрле махсус аш-сулар хәзерләнә, ди Вәлиев.

Болар белән беррәттән Универсиада авылы эчендә төрле дин вәкилләре өчен гыйбадәт урыннары да булдырылган. Коммунист иле булган Кытайда килгән кунакларның диннәренә булган мондый хөрмәт мине бераз аптыратты да, ди ул.

Душ һәм бәдрәф балконда

Денис Вәлиев сүзләренчә, Шынҗэндәге Универсиада авылы биналары бик зур итеп эшләнсә дә, кайбер уңайсызлыклары да юк түгел. Спортчылар яши торган бүлмәләр бик кечкенә, әйтик, 2 метрга 2 метр зурлыгындагы бүлмәдә 3 спортчы яши.

Моның белән беррәттән урынны экономияләү өчен бәдрәф һәм душ балконга урнаштырылган. Бу мөселман илләреннән килгән спортчылар өчен тагын да зуррак проблем китереп чыгара.

Әйтик, мөселман спортчы кызлар балконга чыккач, башка ил спортчыларын бөтенләй ялангач хәлдә күрә ала. Кытайлар моңа игътибар итмәгән, алар өчен иң мөһиме – зур бинага күпләп кеше урнаштыру.

Әмма безнең өчен күләм мөһим түгел, иң әһәмиятлесе сыйфат булырга тиеш, ди Казан Универсиадасы дирекциясе вәкиле Денис Вәлиев.

XS
SM
MD
LG