Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саркози һәм Меркель ван Ромпейга еврозонага җитәкчелек итәргә тәкъдим ясады


Һерман ван Ромпей
Һерман ван Ромпей
Франция һәм Германия җитәкчеләре Николя Саркози һәм Ангела Меркель Европа Шурасы рәисе Һерман ван Ромпейга еврозона илләре шурасына җитәкчелек итәргә тәкъдим ясады.

Саркози һәм Меркель кичә Парижда үткән очрашуда мондый шураның кирәклеге турында белдерде. Очрашуда сүз Европа илләрнең кайберләренең дәүләт бурычлары кризисы турында барды.

Франция президенты һәм Германия канцлеры еврозона илләре конститутцияләренә балансланган дәүләт бюджетларына омтылган йөкләмәләр турында маддәләр кертү кирәклеген дә әйтте.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Париждагы сөйләшү ниндидер катгый карарлар белән төгәлләнмәгән. Әлеге сөйләшүләр нәтиҗәләре йогынтысыннан базарларда биржа индекслары кимеде.
XS
SM
MD
LG