Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:59
Бүген АКШ вице-президенты Джн Байден Кытайга дүрт көнлек сәфәрен башлый.

Байден Кытай җитәкчелеге белән икътисадый мәсьәләләр турында сөйләшә. АКШ-ның дәүләт бурычларында пролблемнар булу сәбәпле Standard& Poor's агентлыгы кредитлар рейтингын бер баскычка түбәнәйткәч, Пекин Вашингтонны бюджет дефицитын киметүдә ашыгыч чаралар күрергә чакырды.

Кытай АКШ-ның эре кредиторы булып тора, ул 1,2 триллион долларлык американ облигацияләренә ия. Байден Кытай җитәкчелегенә Кушма Штатларның бурыч проблемнарын чишү юлында нинди чаралар күрүе турында сөйләячәк, дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG