Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кабан күле хәзинәсе”нә кастинг узды


Кабан күле
Кабан күле

Сентябрьдә Казанда “Кабан күле хәзинәсе” фильмын төшерә башлаячаклар. Казанда төп һәм икенче пландагы рольләрне башкаручыларга кастинг үтә.


Бу фильмдә төп рольне 2011 елны “Евровидение” бәйгесендә Русия данын яклаган Алексей Воробьев уйнаячак.

15-17 август көннәрендә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә бу фильмдә төп рольне башкарачак кыз урынына кастинг узды. Кастингта 18-23 яшьлек татар кызлары катнаша ала иде.

Гөлнараны эзлиләр

Төп рольне башкарыр кызны Мәскәүдә дә эзләгән булганнар, ләкин нәтиҗәсез. Шулай ук, кастингта икенче пландагы рольгә 15-18 яшьлек егет тә эзләнде. Оештыручылар әйүенчә, бу кастингта икенче планга, эпизодларда катнаша торган кешеләр дә сайланачак.

Казанда үткән кастингка 600дән артык кеше алдан ук язылган булган. Ләкин монда һәр теләгән кеше үзен сынап карый ала иде. Бары тик милли-мәдәни үзәккә килеп, камера алдында исем, фамилия, яшеңне әйтеп, үзең турында сөйләү таләп ителә иде.

Оештыручылар төп критерийларның берсе итеп, кинода төшү тәҗрибәсе булуны куйганнар. Ләкин бу бик мөһим түгел, диючеләр дә бар.

Кастинг нәтиҗәләре 1 атна эчендә үк билгеле булачак. Бәхет елмайган кешеләргә санаулы көннәр эчендә текст ятлап, рольгә керергә кирәк булачак. Фильм төшерү сентябрь аена планлаштырылган.

Шушы көннәрдә төп ир-ат ролен уйнаучы Алексей Воробьев татар телен өйрәнә. Ул татарча “Кара күзләрең” җырын да башкарачак. Үзенең интернеттагы шәхси блогында җырчы, татар теле җиңел генә бирелми, дип зарланган.

Җырчының продюссеры Екатерина Гечмен-Вальдек ярымтатар икән. Кияүгә чыкканчы ул Урманчеева фамилиясе астында йөргән. Ул да җырчыга татар телен өйрәнүдә ярдәм итә.

Фильм ни турында?

“Кабан күле хәзинәсе” фильмы сюжеты нигезендә борынгы Казан риваяте ята. Риваятькә күрә, Явыз Иван Казанга килер алдыннан хан казнасын Кабан күленә батырганнар.

Фильм вакыйгалары безнең заман һәм урта гасырлар чорында барачак. Казанның барлык күренекле урыннары күрсәтеләчәк, алар арасында Кирмән, Кабан күле, Бауман урамы, Сөембикә манарасы да бар.

Сюжетка күрә Мәскәү егете Андрей (бу рольне Алексей Воробьев уйный) Казан кызы Гөлнарага гашыйк була. Ләкин алар арасына Рөстәм исемле егет кысыла.

Фильмның режиссеры – Дмитрий Коробкин, күпләр аның “Ярослав. Мең ел элек” фильмын беләдер. “Кабан күле хәзинәсе” фильмы 2012 елның ахырында зур экраннарга 3D форматында чыгар дип планлаштырылган.

Бу фильмда Иван Охлобыстин, Сергей Шакуров, Виктор Вержбицкий, Валерий Золотухин кебек танылган артистлар да катнашачак. Казан артистлары да күренер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG