Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия башкаласында биш тапкыр көчле шартлау булган


Либия башкаласы Триполи үзәгендә бүген биш тапкыр көчле шартлау булды. Associated Press хәбәр итүенчә, шартлау дулкынын кунакханәләрдә яшәүче чит ил журналистлары да тойган. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр турында әлегә хәбәрләр юк.

Шартлау алдыннан Каддафи хакимиятенә каршы операция үткәрүче НАТО очкычлары Триполи өстеннән очып узган. Шулай ук гыйсьянчылар Триполига көнбатыштан якынлаша дип тә хәбәр ителә.

Либия көнчыгышының күп өлеше җитәкчелектә Милли күчеш шурасы торган оппозиция кулында.
XS
SM
MD
LG