Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кабан күлендәге хәзинәләр дә Путинны көтә"


“Безнең гәҗит” соңгы санында Владимир Путинның “егетлек”ләренә үз бәясен бирә. Гәҗит мөхәррире Кабан күле хәзинәләрен чыгаруны да Путинга тапшырырга тәкъдим итә.


“Мөхәррир сүзе”ндә Илфат әфәнде Путинга һәм “Бөтенрусия халык фронты”на аерым игътибар бирергә булган. Фикерләре гадәти түгел, ә образларга бай. Баш мөхәррир сайлау алды программасының кызыклы булырга охшавын әйтә.

“Әлбәттә, игътибарга лаек, ниһаять, файдалы реформа үткәрелер, дип уйларлык урыннар да бар программада. Әйтик, минем караштан чыгып бәяләгәндә, икенче, өченче өстәмә фатирларга һәм бакча йортларына салым кертү, эшләүче пенсионерларга пенсияләрен арттыру, алкогольле эчемлекләрне һәм тәмәкене 21 яшьтән узганнарга гына сатарга, торак коммуналь хуҗалыгы тарифларын күтәрүне туктатырга… Әмма аерымлап тикшерә, ният максатларны аралый башлагач аптырыйсың”, ди Илфат Фәйзрахманов.

Шуннан ул “Бөтенрусия халык фронты”ның төп әйдәманы Владимир Путинның соңгы эш-хәрәкәтләренә бәя бирә, Русия хөкүмәте башлыгын “археолог” дип атый. Бу, әлбәттә, Владимир әфәнденең Тамань култыгында су астына төшеп, тарихи табылдыклар алып менү вакыйгасына бәйләп әйтелгән сүзләр.

“Владимир Путин катнашындагы бу видеоны карасаң да, табылдыкның ничә гасыр су астында ятып күгәрмәгәнлеген күрәсең. Камера каршында артык әйләндерә башласаң, «Кытайда эшләнгән» дигән язу чыгар төсле тоелды миңа”, дип Илфат әфәнде тәмләп язуын дәвам итә.

Шунда ук ул “археолог” дип атаган шәхеснең башка “егетлек”ләрен дә атап чыга. Ләкин кем файдасына соң бу эш-хәрәкәтләр, дигән сорау туа.

“Мондый "егетлек" салмыш, яки сырхау ил җитәкчеләреннән соң, Путинның дәрәҗәсен башта бик нык күтәрде. Путин үзе дә азартка кереп китеп, бу трюкларда бик теләп катнаша, һәм аларны бар дөньяга күрсәтүләрен тели кебек. Әмма бүген халык бу театрдан туйды”, ди баш мөхәррир.

Авторның кызыклы фикерләре моның белән генә бетми әле, каймагы язманың нәтиҗә өлешендә.

“Ә инде сайлауларга килгәндә, мин, Путинны сайларга кирәк, дим. Һәм бер шарт куярга: аңа Казанга килергә, Кабан күленә чумарга. Бәлкем, Казан ханлыгының югалган хәзинәсен ул табып бирер. Явыз Иван аркасында аны суга батырганнар. Менә Путин ерак гасырлар элек булган коллегасы хатасын төзәтсен. Хәзер археологик тәҗрибәсе дә бар инде. Ә ул хәзинә илебезне кризистан коткара алыр. Юк, алдагы Президент сайлауларына В.Путинны кандидат булырга үгетләргә һәм, һичшиксез, сайларга…”, дип тәмамлый сүзен Илфат Фәйзрахманов.

Менә шундый серле вә тирән мәгънәле булып чыкты әле бу “Казан ханнар хәзинәсен табып бирер өчен Путинны көтә” язмасы. Укучылар авторны дөрес аңлар дип ышаныйк.
XS
SM
MD
LG