Accessibility links

Кайнар хәбәр

Швейцария Сүриядәге илчесен чакырып алды


Дәер әз-Зәурда хәрбиләр Бәшәр Әсад рәсемнәре белән
Дәер әз-Зәурда хәрбиләр Бәшәр Әсад рәсемнәре белән
Сүриядә хөкүмәтнең иминлек көчләре оппозицияне рәхимсез рәвештә көч кулланып бастырганга, Швейцария үз илчесен аннан чакырып алды.

БМО Иминлек Шурасы, хөкүмәткә каршы чыгышларны бастырганда соңгы биш ай эчендә, хокук яклаучылар әйтүенчә, ике меңләп кеше үлгән, Сүриягә багышланган киңәшмәсенә җыела.

Анда БМО-ның кеше хокуклары вәкиле Нейви Пиллэй Сүрия президенты Бәшәр Әсадның кеше хокукларын бозу очракларын тикшерүне үтенеп Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәр дип көтелә.

Кичә Бәшәр Әсад БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун белән сөйләшкән вакытта оппозиция тарафдарларына каршы хәрби операцияне туктатулары турында хәбәр иткән иде.

Шулай ук БМО-ның кеше хокуклары комитетының Сүриягә багышланган утырышы Женевада 22 августта үтәчәге билгеле булды.
XS
SM
MD
LG