Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Булгария" фаҗигасендә тагын ике вак түрә һәм капитан гаепләнә


Кайбер белгечләр уң яктагы иллюминаторларны да гаепли
Кайбер белгечләр уң яктагы иллюминаторларны да гаепли

“Булгария” батуы өчен гаепләнүчеләр арта. Лицензия алуга рөхсәтен биргән "Госморречнадзор" вәкилләре сак астында тотыла, үлгән капитанны да гаеплиләр.


18 августта Казан елга портында "Булгария" корабында һәлак булган 122 кешене искә алып, һавага кара ленталы шарлар җибәрделәр. Пәнҗешәмбе көнне бу фаҗигале хәлгә 40 көн тулды.

Шул арада, корабның батуы өчен гаепләнүчеләр саны арта бара.
Елга һәм диңгезләрне күзәтүче “Госморречнадзор” оешмасы Идел буе идарәсенең Казан бүлеге мөдире Ирек Тимергазиев һәм аның кулы астындагы инспектор Владислав Семенов тоткарланган.

Светлана Инякина ялгыз гына утырмаячак
122 кешенең үлеменә китергән фаҗигале хәл өчен "Булгария"не арендалаучы ширкәт башлыгы һәм рөхсәт биргән бер түрәнең генә җавап бирүе турында матбугат күп язды. Русия президенты да, заманында, бу хәл өчен корбан тәкәләре түгел, ә чын гаепле кешеләр җавап бирергә тиеш, дигән белдерү белән чыккан иде. Инде хәзер каза сәбәпләрен ачыклаучы Русиянең Тикшерү комитеты гаепләнүче кешеләр исемлеген киңәйтергә булды.

Комитетның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә Казанда Диңгез һәм елгаларда дәүләт күзәтүчелек оешмасының Идел буе идарәсенең Казан бүлеге башлыгы Ирек Тимергазиев һәм дәүләт инспекторы Владислав Семенов тоткарланды. Тикшерүчеләр аларның эш урыннарында һәм өйләрендә тентү үткәреп, “Булгария” корабына бәйле документларны алып чыккан.

Прокуратура мәгълүматларына караганда, “Булгария”не арендага алган “Агроречтур” ширкәте Елга һәм диңгезләрдә күзәтүче оешманың Идел буе идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Түбән Новгородтагы түрәләр корабны тикшерүне Казандагы бүлеккә кушкан.

Андагы җаваплы түрәләр “Агроречтур” ширкәтенә тикшерү үткәрүләре турындагы тиешле кәгазь биргән. Алар арендалаучының әйләнә-тирә мохитне пычратмау турында мөддәте беткән документ күрсәтүенә дә күз йомганнар икән.

Түрәләр искереп беткан корабка күз йоммаса, бәлкем коткаручыларга эш чыкмас иде
“Агроречтур” башлыгы шушы тикшерү карары белән лицензия сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш булса да, моны эшләмәгән. Кораб ахыргы рөхсәт кәгазеннән башка кешеләрне ташыган.

"КоммерсантЪ" газеты язганча, Тимергазиев тикшерү барышында: "арендалаучы ширкәтнең документлары тәртиптә иде", дип әйткән булган.

Ул төзексез көймәгә рөхсәт кәгазен бирүенә дә аңлатма биргән. "Федераль канунда һәр көймәне мәҗбүри тикшереп карау маддәсе көченнән чыгарылды. Әгәр әлекке тәртип калган булса, лицензия алу өчен кирәкле тикшерү карары бу корабка бирелмәс иде", дигән Тимергазиев.

Аңа һәм аның хезмәттәшенә каршы, эшкә салкын карау маддәсе белән җинаять эше ачылган. Түрәләргә 7 еллык җәза алу куркынычы яный. Рәсми белдерүдә корабның хуҗасына да дәгъвалар булу турында әйтелсә дә, "пароходчик" Михаил Антонов һәм "Кама елга корабчылыгы" ширкәте бер кайда да телгә алынмый. Шулай итеп, җавапка, уйңасыз шартларга куелган арендалаучы һәм вак түрәләр тартыла, ә иске көймәне кулланышка тапшырган хуҗалар читтә кала.

Үлгән Островский да гаепләнә

Шул арада “Булгария”нең капитаны һәм көймәдә эшләүчеләргә карата да гаепләүләр яңгырый. Шушы көннәрдә транспорт өлкәсен күзәтүче Дәүләт оешмасы: “Ространснадзор” комиссиясе фаҗигага күптөрле факторларның бергә туры килүе сәбәпче булган дигән карарын игълан итте.

Комиссия исәпләвенчә, “Булгария” капитаны Александр Островский һәм хезмәткәрләр куркынычсызлык таләпләренең үтәмәгән.

Капитан көчле җил турындагы кисәтүгә карамастан, диспетчерга хәбәр итмичә, юлга чыккан, шакшы су мичкәләрен бушатмаган. Ул тулы мичкәләр белән портта да кала ала иде.

Шушы мичкәләр көймәнең уң якка янтаюына сәбәпче булган. Шулай ук, шакшы су саклана торган якта көймә тышында 44 сантиметрлык тишекләр барлыгы ачыкланган. Аннан да су кереп торган булырга мөмкин икән. Көймәнең тышы Болгардан кире кайтканда, су төбендәге әйберләргә тиеп тишелгән булырга мөмкин, ди белгечләр.

Шулай ук, корабның уң яктагы иллюминаторларның ачык булуы да батуның төп сәбәбе итеп тәкъдим ителә. Кораб каты җилдә кискен борылыш ясап, уң якка авып киткән, шул вакытта иллюминаторлардан 50 тонна су эчкә бәреп кергән һәм көймәне батырган булырга мөмкин, дип фаразлаган тикшерүче комиссия.

Шулай ук бу хәлләрне өйрәнүче Русия Тикшерү комитеты көймәнең тышындагы тишекләр турындагы хәбәрләрне кире какты.

Элегрәк “Булгария”нең бату сәбәпләре арасында сул моторның эшләмәве дә әйтелгән иде.
XS
SM
MD
LG