Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туган телдә сөйләшүчеләргә — 100 сум штраф


Урысча белмәүчеләрне штраф белән кисәткән игълан
Урысча белмәүчеләрне штраф белән кисәткән игълан

2014 елда Сочида узачак Олимпиада корылмалары төзелешендә туган телдә сәйләшкән кешегә 100 сумлык штраф салына, ләкин Олимпиада каласы хакимияте моны инкарь итә.

Life News хәбәр итүенчә, бары тик урысча гына сөйләшергә дип кисәткән игълан Красная Поляна районының төзелеш мәйданындагы кешеләр яши торган вагонга эленгән булган. Читтән килеп эшләүчеләргә урысча сөйләшмәү өчен 100 сумлык штраф салынганы аңлаешлы булсын өчен аны авар, балкар, чиркәс телләренә тәрҗемә иткәннәр. Хакимият: "Телләрне, урыс булмаган милләтләрне кимсетергә теләмәдек, мондый игълан бары тик төзелеш эшендә тәртип һәм хәвефсезлек урнаштыру максатыннан язылды", дип аклана.

Федераль Миграция хезмәте мөдире Константин Ромадоновский Русиягә эшкә килүче мигрантлардан урыс телен белү дәрәҗәсен тикшерү өчен имтиханнар оештыру кирәклеге турында әйткән иде. Моны канун буларак кабул итәргә дигән фикерен җиткерде. Күрәсең, Сочи хакимияте канун чыгуын көтәргә озак дип уйлап, үзләренчә эшкә керешкән. Олимпиада объектларын төзүче үзбәк, таҗик, кумык, авар һәм башкалар урыс телендә күбрәк сөйләшсен дигән теләк белән штраф белән куркытырга булганнар.

"Безгә татарча сөйләшмәскә дигән кисәтү булмады"

Олимпиада объектларын төзү эшләренә Татарстаннан да баручылар шактый. Яңа халыкара аэропорт территориясендә асфальт юллар түшәүне башлыча Чаллыдан килгән татарлар башкара. Рөстәм Гайфуллин Чаллының 48нче автобаза предприятиесендә эшли, КамАЗ машинасын йөртә. Берничә тапкыр вахта белән барып эшләп кайткан, кышын тагын Олимпиада төзелешенә барырга җыена. Рөстәм үз җитәкчеләреннән "урысча гына сәйләшергә дигән боерык ишеткәнем юк", дип әйтә.

Рөстәм Гайфуллин
“Аэропорт төзелешендә 500дән артык кеше эшли, без Чаллыдан 50гә якын эшче бардык. Безнекеләр башлыча татарлар, урыслар да бар. Төзелештә төрле милләт вәкилләре эшли, украиннар шактый, үзбәк, таҗиклар да бар, ләкин алар әллә ни күп түгел, алар урысча белә. Ә гомумән эштә дә, ял иткәндә дә үзара татарча аралашабыз. Без күбрәк булгач, үз телебездә сөйләшү уңайлырак. Урыслар, украиннар безнең телгә күнекте, игътибар итмиләр, кайчак татарча хәлләр сораган булалар. Урысча гына сөйләшергә дигән бернинди дә кисәтү булмады, ишеткәнем дә юк.

Гастарбайтерлар арасында, чыннан да, аңламаучылар бардыр, шуңа язганнардыр ул игъланны. Хезмәт килешүләрен төзегәндә урысча сөйләшергә дигән шарт куялар дип иштеп беләм. Кешеләр эшләгәндә бер-берсе белән аңлашырга тиеш, урыс теле иң кулае булып чыга. Татарларга тел мәсьәләсенә кагылган кеше юк, кешеләр үзара үз телендә сөйләшүнең бернинди дә зыяны юк”, ди Рөстәм Гайфуллин.

Экспертлар әйтүченчә, хезмәт мигрантларның 80 процентын Урта Азиядән килүчеләр тәшкил итә. Иң күп килүчеләр — Үзбәкстаннан. Федераль Миграция хезмәте елдан-ел Русиягә киүчеләр арасында урыс телен белүчеләр азая бара дип әйтә һәм бу турыда борчылуын белдерә. Экспертлар килүче хезмәт мигрантлары безнең җәмгыятькә яраклаша алмый, биредә яшәүчеләрнең телен, мәдәниятын белергә тиеш дип саный.

Русия дәүләте төрки-славян-угрофин цивилизациясе буларак формалашкан. Русиянең барлыкка килүендә, дәүләтне ныгытуда төрле милләтнең өлеше бар. Ләкин соңгы арада “Россия для русских” дигән шигарләрне урам малайлары гына түгел, олы мөнбәрдән сәясәтчеләр дә яңгырата башлады. Русиядә эш эзләп килүчеләр генә түгел, монда гомер итүче милләтләр дә артык булып тоела.

Мигрантлар Русиягә күпләп килә һәм алар нигездә мөселманнар. Татарлар гомер-гомергә төрки халыкларны берләштерүче булды, төрки илләр арасындагы арадашчы ролен үтәде. Бу очракта да татарлар Урта Азиядән килүчеләргә җәмгыятькә кереп китәр өчен ярдәм итә алыр идек кебек, чөнки безне уртак дин берләштерә, телләр, мәдәният бер-берсенә якын.

Татарлар мигрантларга ярдәм итә ала

Журналист, Русия иҗтимагый пулат әгъзасы Максим Шевченко “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә мигрантлар арасында эшне җайлаштыруда татар зыялыларның роле зур булыр иде дигән фикерен җиткерде.

Максим Шевченко
"Татар милләтенең роле дип зурлап әйтергә кирәкми. Татарлар бик яхшы халык, үзбәк татар авылына барып чыкса, ач кайтмаячак, аны өчпочмак белән сыйлап җибәрәчәкләр, урысны да кире какмаячаклар, аны да ашатып җибәрәчәкләренә иманым камил. Ләкин бу очракта мин халыкны түгел, ә татар зыялыларының ролен искә алыр идем.

Татарлар зур сәяси көч, алар урыслардан соң сан буенча икенче урында тора, дәрәҗәләре зур. Урта Азиядән Русиягә юллар Идел-Урал аша уза, бу гомергә шулай булган. Ләкин проблема телгә барып төртелми бит. Сүз мәдәниятләрнең төрле булуы турында бармый.

Бүген мигрантларның төп проблемлары социаль-сәяси хокукларының чикләнүенә бәйле. Фиргәнәдән килгән үзбәкнең иҗтимагый-сәяси хокуклары якланса, әгәр дә кануни нигездә теркәлгән килеш аңа тиешле хезмәт хакы түләнсә, ул телне дә тиз өйрәнер иде. Ләкин ярымкол булып яшәгән очракта аның өчен тел өйрәнү икенчел планга күчә.

Мәдәният, тел турында сүзне куертырга кирәкми, беренче чиратта аларның хокуклары кайгыртылырга тиеш. Бу проблемны урыс белән татар гына башкарырга тиеш дип әйтмим. Мигрантларның үзләре, аларның балалары, гаиләләре белән эшләргә әзер булган кешеләр булуы кирәк, профсоюзлар оештыручылар, хокукларын якларга әзер булучылар — болар барысы да бергә зур көч тәшкил итәр иде. Бездә мигрантларның иҗтимагый-сәяси хокуклары өчен көрәшүче оешмалар бар. Русиянең мигрантларның хокукларын яклау интернациональ берлегенең эше соңгы елларда ныгый бара. Алар Русиянең төрле тәбәкләрендә үз вәкиллекләрен булдыра, актив эшлиләр. Татар иҗтимагый-сәяси оешмалар аларга кушылса, бу эшкә зур этәргеч булыр иде. Татар-башкорт зыялыларына бу перспективалы оешма белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Ә бу өлкәдә татар-башкорт зыялыларының пассивлыгы сизелә”, диде журналист.

Мигрантларның Русиягә агылуы кичектергесез. Русия халкының кайсыдыр өлеше моңа каршылык белдерсә дә, дәүләткә эшчеләр кирәк. Түбән эш хакына, яшәү шартлары булмауга русиялеләр ризасызлык белдергәндә, Урта Азиядән килүчеләр моңа барсына да түзеп яши, эшли. Үзбәк, таҗик, азәрбайҗан мөселманнар күбрәк яши торган төбәкләргә тартыла. Татарстанда да алар шактый. Араларында, чыннан да, урысча белмәүчеләр күп. Татарлар бу вазгыятьне үз файдасына куллана ала. Бу очракта Татарстанда аралашу теле буларак, татар телен кулланышка кертеп җибәрү бар тарафларны да канәгатьләндерер иде. Бәлки, килүче мигрантлар исәбенә татар теленең кулланышы да артыр.
XS
SM
MD
LG