Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:11

"Звезда Поволжья" яңадан чыга башлый


Рәшит Әхмәтов әлегә үзен хәлсез хис итсә дә, барыбер газетны чыгара башларга тели

Рәшит Әхмәтов әлегә үзен хәлсез хис итсә дә, барыбер газетны чыгара башларга тели

Бәйсез журналист һәм сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов якын көннәрдә “Звезда поволжья” газетын чыгаруны яңартып җибәрергә уйлый.


Рәшит Әхмәтов йөрәк өянәге һәм катлаулы операция кичергәннән соң, хастаханә, аннан соң бераз шифаханәдә көч җыйганнан соң, өенә кайткан. Ул үзен хәлсез хис итсә дә, күңеле белән эшкә кайтырга ашкынып тора. "Август ахырында газетның яңа санын чыгарыр өчен мәгълүмат туплыйм", ди ул.

Сәяси вакыйгалар эчендә кайнаган, беркемгә дә охшамаган баш мәкаләләр яза белгән Рәшит Әхмәтов эшен үзе дә сагынган, укучылар да аның җитәкчелегендәге бәйсез газетны түземсезлек белән көтеп тора.

Таныш-белешләр, АКШ, Германия, Русиянең Петербур, Мәскәү, Уфа һәм Казандагы укучылары шалтыратып, хәлне белешә һәм газетның кайчан чыга башлавы белән кызыксыналар икән. "Бу газеттан башка Татарстанның мәгълүмат кыры бөтенләй соры булып калды диләр" икән.

Мондый сүзләр йөрәк авыруын кичергән Рәшит Әхмәтовка көч кертеп җибәрә, әлбәттә. “Звезда поволжья” басмасының чыкмавына карамастан, язылучылар саны да арткан, ди баш мөхәррир.

Хәзерге вакытта Рәшит Әхмәтов иң актуаль темалар өстендә уйлана. Президент сайлаулары чорында Татарстанның киләчәге, яңа элиталарның тууы да кызыксындыра. "Ельцин бер төрле җитәкче булса, Путин үзенә күрә йомшак ГКЧП булды, Медведев исә Ельцин белән Путинның кушылмасы кебек күренә", ди ул.

Праймеризларга да аның үз мөнәсәбәте бар. "Татарстанның Думадагы делегациясенең яртысы диярлек алмашыныр. Думадан өлкән яшьтәгеләр һәм бик байлар китәчәк, дип уйлыйм", ди баш мөхәррир.

Әхмәтов, хәтта парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның, вице-премьерлар Равил Моратов, Зилә Вәлиеваның Думага китүен мөмкин дип саный. Аның фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов та президент буларак ачылып бетмәгән әле. Шулай итеп, өйдә авырып ятса да, Рәшит Әхмәтов сәяси тормышны күзәтеп бара.

"Бездәге праймериз, чын мәгънәсендәге праймериз булмады, рәвешен китерү генә. Исемлекләр алдан төзелгәнгә охшаган, сайлап куелган кешеләрнең ничек тавыш бирүе дә аңлашыла", ди ул.

"Путч барып чыккан булса, эшләр харап булыр иде"

Рәшит Әхмәтов, 2007 ел
ГКЧПның 20 еллыгы темасы да газетта урын алачак. "Түнтәрелеш барып чыкса, Брежнев заманындагы кебек хакимият тагын 20 ел яшәр иде. Без Төньяк Корея кебек яшәр идек.

Мин СССРдагы тормышны тетрәнеп исә төшерәм. Кешеләр оныткандыр: Казан 10 ел талоннар белән яшәде, ике генә канал карый идек, бәйсез газетлар юк иде", дип искә ала ул.

Рәшит Әхмәтов алга таба газетны яңа формада чыгара башларга уйлый. Ул әлегә өйдән чыкмый, элекке кебек актив тормыш алып бара алмый. Әмма барыбер элеккечә авторлар белән хезмәттәшлекне дәвам итә, газет битләрен башка җирдә басыла алмаган кешеләргә бирмәкче.

"Ике ай ярым чыкмый тору аркасында укучылар алдында бурычлар барлыкка килде, шуңа газетны, я атнага ике тапкыр чыгара башларга, яки калынрак, 8 битле итәргә туры килер", ди Рәшит Әхмәтов.

Хәзер ул операциядән соң хәл җыя, анда шикәр авыруын да тапканнар, аның аякка басуы озакка сузылырга мөмкин, әмма баш мөхәррир газетны барыбер ташламаска вәгъдә итә.

Элегрәк Әхмәтов, агуланудан шикләнү турында белдергән иде.
"Звезда Поволжья" бәйсез газетының баш мөхәррире көтелмәгәндә аяктан егылып, хастаханәгә эләккәннән соң, җәмәгатьчелек фикерле кешене югалту куркынычына һәм ирекле газетның чыкмавына борчылган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG