Accessibility links

Кайнар хәбәр

ГКЧП-ның түнтәрелеш омтылышына 20 ел


Борис Ельцин, 19август1991
Борис Ельцин, 19август1991
Бүген СССР-да дәүләт түнтәрелеше омтылышына егерме ел тулды. 1991 елның 19 августында башында вице-президент Геннадий Янаев торган совет җитәкчелеге гадәттән тыш хәлнең дәүләт җитәкчелеге оештырылу һәм СССР президенты Михаил Горбачевны хакимияттән алып ташлау турында игълан итте. Әлеге түнтәрелешкә омтылыш ике көннән соң уңышсыз төгәлләнде.

Төрле сәяси көчләр ГКЧП-ның 20 еллыгын төрле чаралар белән үткәрә. 19 августта Русия хөкүмәте бинасы янына 1991 елда аны саклаучылар җыела. Оппозициядәге “Теләктәшлек” хәрәкәте дә шушы көннәрдә берничә чара үткәрәчәк. 22 августта митинг, урам йөреше һәм концерт булачак.

Коммунистлар да “СССР-дан башка 20 ел” дип аталган чаралар оештырачак.
XS
SM
MD
LG