Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:54

Пакстанда мәчеттә шартлауда 40 кеше үлде


Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Җамрут шәһәрендәге мәчеттә булган шартлауда кимендә 40 кеше үлде, 85 кеше яраланды. Бу хакта Пакстан хакимияте хәбәр итә.

Шартлау җомга намазы вакытында булган. Мәчеттә берничә йөз кеше гыйбадәт кылган. Күрүчеләр әйтүенчә, шартлаудан мәчетнең түбәсе җимерелеп төшкән. Җимерекләр астында тагын үлгәннәр һәм яраланганнар булырга мөмкин, дип хәбәр ителә.

Шартлауның ничек булуы, алдан шартлаткыч куелганмы әллә интихарчы алып кергәнме, әлегә билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG