Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:19

Таҗикстанда ярлыкау игълан ителәчәк


Таҗикстанда парламентның түбән пулаты депутатлары “Ярлыкау турында” канун өлгесен раслады. Аны президент Эмомали Рахмон республика бәйсезлегенең 20 еллыгы уңаеннан тәкъдим иткән иде.

Әлеге документ нигезендә ябылудагы дүрт мең кеше иреккә чыгачак.

Ярлыкау беренче тапкыр кануный булмаган дини һәм иҗтимагый оешма вәкилләренә һәм 1997-1998 елларда кораллы күтәрелешләрдә катнашучыларга кагылачак.

XS
SM
MD
LG