Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кировта коммунистлар митинг үткәрде


Киров шәһәрендә җомга кичендә Русия коммунистлар фиркасе “Халык ополчениесе” берләшмәсенең урам йөреше һәм митингы булды. 500-ләп кеше тынлы оркестр һәм кызыл әләмнәр белән шәһәрнең үзәк урамыннан үткән.

Андагы хәбәрчебез белдерүенчә, чарада коммунистлар гына түгел, ә либерал карашлы кешеләр дә булган. “Халык иреге” фиркасенең төбәктәге җитәкчесе гаиләсе белән килгән.

Демонстрантлар арасында милли киемдәге кешеләрнең күп булуы әйтелә. Алар Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путинның хакимияттән китүен таләп итү белән беррәттән рәхәтләнеп җырлап-биеп күңел ачкан.

Урам йөреше һәм митинг Киров өлкәсенең үзешчән сәнгать төркемнәре концерты белән төгәлләнгән.
XS
SM
MD
LG