Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:42

19 августта 1991 елда булган август фетнәсе башлануга, ГКЧП хәлләренә 20 ел тулды. Ул чакта Советлар берлегенең иң югары түрәләреннән торган шушы төркемгә РСФСРның Ельцин җитәкчелегендәге хакимияте каршы чыкты. Русиянең Югары Шура рәисе булып шул чорда Руслан Хасбулатов эшли иде. “Азатлык”ка биргән әңгәмәсендә ул 20 ел элек булган вакыйгаларны искә төшерә.


Руслан Хасбулатов 19 август төнендә Архангельское дип исемләнгән ял итү базасында булган, күршесендә генә Ельцин яшәгән. 19 август иртәсендә телевизор кабызганын һәм “Лебединое озеро” балеты арасында кыска гына Горбачевның чирләве турында хәбәр итүләрен искә ала. Шунда аңа илдә зур үзгәрешләр башланганы аңлашыла. Хасбулатов күршедә генә яшәгән Ельцинның өенә кереп, аның зур борчуга калганын исенә төшерә. Аның сүзләренчә, Ельцин бик нык курыккан.

"Хәрбиләр халыкка атмаячагын әйтте"

Хасбулатов “ул көнне министрларны, депутатларны, халыкны мәйданга җыярга, мөрәҗәгать белән чыгарга, без башка позициядә булганыбызны халыкка җиткерергә кирәклеген әйттем”, ди. Хасбулатов министлар белән җыелышкан вакытта Горбачевны кире кайтарырга, вазифасында калдырырга кирәклеген әйткән, ләкин моңа иң беренчеләрдән булып Борис Ельцин белән Геннадий Бурбулис каршы төшкән.

Шул ук көнне депутатлар Югары Шураның гадәттән тыш утырышына җыела һәм ГКЧПга каршы көрәш башлана. Халыкка мөрәҗәгать языла. Аның авторы Руслан Хасбулатов була. Ул: “Мин аны кулдан яздым, ул чакта ксерокслар юк иде, ләкин халыкка ул бик тиз барып иреште һәм мәскәүләр урамга демонстрацияләргә чыга башлады”, дип искә ала. “Әгәр дә мәскәүләр безне якламаса, ГКЧПга каршылык күрсәтмәсә, без оттыра идек. Безне яклап күпләп зыялылар,инженерлар, студентлар килде”, ди ул.

Руслан Хасбулатов ул чактагы хәрби генераллар намус белән эш иткәнен искә төшерде. Төнлә яшерен рәвештә генерал Владислав Ачалов (тумышы белән Татарстаннан, быел вафат булды) белән очрашканда Хасбулатовны, нинди генә фәрман бирелсә дә, хәрбиләр халыкка атмаячак дип ышандырган.

"Ельцин астыртын эш алып барды"

Хасбулатов ГКЧПны "коммунистлар партиясе түгел, ә КГБ оештырды", ди. Төп оештыручы дип ул Крючковны атый.

Хасбулатов ул чакта көрәштәше булган Борис Ельцинның ГКЧП вакытында үз-үзен ничек тотканын да искә ала. Ул аның куркып Мәскәүдәге АКШ илчелегенә качарга уйлаганын, Хасбулатовны да моңа кыстаганын искә төшерә.

Хасбулатов белән Ельцин башта көрәштәшләр була,аннары гына юллары аерыла. Хасбулатов: “ГКЧП сәбәпче булмады, ләкин Ельцин үз тирәсендә башка лидерларны юк итәр өчен астыртын эш алып барды”, ди. “Башкалар авыр шартларда эшләгәндә,мәсьәләне хәл итәргә тырышканда, Ельцин үзен кайгыртты,Горбачевны тәмам аяктан егар өчен аңа каршы эшләде”, дип искә төшерә.“Ул чакта безнең арада КГБ агентлары күпләп бөтерелде, төрлечә ялган мәгълүмат тараттылар. Ельцин алар кармаганына эләгеп, паникага бирелә иде”, ди Хасбулатов.

Хасбулатов шулай ук Ельцинның бөтен дөньяга таралган, танк өстенә менеп төшкән фотосурәт тарихын да искә ала. Аның сүзләренчә, Борис Ельцин үзен атып үтерүдән куркып, танк өстенә менәргә теләмәгән, аны Хасбулатов белән Руцкой көчләп дигәндәй мендергәннәр.

"Автоном республикаларга өстәмә хокуклар бирүгә каршы идем"

Руслан Хасбулатов ГКЧП вакытында автоном республикаларның башлыклары ни эшләгәнне дә искә алды. “Барсы да куркуга калды, хәтта Балтыйк буе республикалары да "без үз дәрәҗәләребезне югалтачакбыз" дип пошаманга калды. Автоном республика башлыклары Ельцин белән дустанә сөйләштеләр, ләкин шунда ук киресен эшләделәр. Исемнәрен атамыйм, үпкәләрләр”, ди Хасбулатов.

Руслан Хасбулатов Михаил Горбачев идарә итү вакытында икътисад өлкәсендә ялгышлар ясалуы, үзәк һәм союздаш республикалар арасындагы йомшак мөнәсәбәтләр дәүләтне көчсезләндерде дип саный. "Бу әкренләп Советлар берлегенең җимерелүенә китерде", ди Хасбулатов. Шулай ук ул биргән әңгәмәдә Михаил Горбачевның яңа берлек килешүендә Советлар берлегенең җимерелүенә китергән маддәләр барлыгын искә төшерә. Хасбулатов бу килешү кәгазендә автоном республикаларга союздаш республикалар белән бертигез хокук бирелә диюенә, ягъни Татарстанның ул чактагы рәсми позициясенә кискен каршы чыкканын әйтә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG