Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:31

Сүриядә тагын 10 демонстрант үтерелгән


Дәръа шәһәрендәге демонстрация

Дәръа шәһәрендәге демонстрация

Сүриядә тагын 10 демонстрант үтерелгән, яраланучылар да бар. Сүриядәге хокук яклаучылар әйтүенчә, хөкүмәт гаскәрләре Шәм-Шәриф, Дәръа вилаятендәге өч шәһәрдә, Дәер әз-Зор, илнең көньягындагы Һауран-Плайн шәһәрендә демонстрантларга ут ачкан.

Җомга намазыннан соң Һомс, Латакия һәм башка шәһәрләрдә дистә меңнәрчә кеше Бәшәр Әсадның хакимияттән китүен таләп итеп урамнарга чыккан.

Шул ук вакытта президент Әсад моннан ике көн элек БМО Генераль секретаре Пан Ги Мун белән телефоннан сөйләшкән вакытта бөтен хәрби һәм полиция операцияләре туктатылды дип белдергән иде.

БМО вәзгыятькә бәя бирү өчен Сүриягә һуманитар миссиясен җибәрүе дә хәбәр ителде.

Кичә АКШ һәм Европа Берлегенең өч иле Бәшәр Әсадның кичекмичә президентлыктан китүен таләп итте.

XS
SM
MD
LG