Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:57

Юлия Тимошенко сак астына озатылгач, аның сәламәтлеге белән проблемнар туды. Тимошенко вакытлыча тоткарлау изоляторы табиблары ярдәменнән баш тарта һәм үзе ышанган табибның кертелүен сорый.

Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко адвокатлары аның янына үзе ышанган табибның кертелүен сорап мөрәҗәгать белән чыкса да, әлегә бу канәгатьләндерелмәде.

Тимошенко ике атна элек сак астына алынгач, аның сәламәтлеге белән проблемнар башланды, аерым алганда, тәне буйлап зәңгәр таплар таралды.

Вазифаларын үз файдасында куллануда гаепләнгән элекке премьерның эше атнакич мәхкәмәдә тикшерелде, әмма журналистлар сүзләренчә, Тимошенко анда кинәт боегып китеп, үзенең хәле начарлануын һәм утырышны күчерүен сорады. Киләсе мәхкәмә утырышы 22 августка кичектерелде.

Мәхкәмә тыңлаулары барышында адвокат ярдәмчесе Микола Сирий Тимошенко сәламәтлегенең начарлануы эчке һәм тышкы күрсәткечләрдән үк билгеле булуын әйтте.

“Сез аны үз күзегез белән күрә аласыз. Аңа кичекмәстән табиб кирәк”, диде ул.

Адвокатлар әлегә уңышка ирешә алмады

«Батькивщина” партиясе җитәкчесе урынбасары Олександр Турченов үзенең Twitterдагы битендә: “Тимошенконың киләчәге куркыныч астында. Кан тамырлары шартлавы нәтиҗәсендә барлыкка килгән зәңгәр таплар аның барлык тәненә таралган. Кан анализын бирдертү хәл ителмәгән” дип язып калдырган.

18 августагы мәхкәмә утырышында хөкемдар Родион Киреев: "Медицина ярдәме күрсәтү Тимошенко сак астында тотылган СИЗО идарәсе тарафыннан хәл ителергә тиеш", дип әйтте. Адвокатлар исә: "Төрмә җитәкчелеге мәхкәмә боерыгыннан башка ниндидер карар кабул итүеннән баш тартты", дигән җавап кайтарды. Киреев Тимошенконы яклаучыларны мәхкәмә утырышының вакытын алуда гаепләде.

“Мәхкәмәнең эш тәртибе бар. Хәзер адвокатлар бер кочак таләпләр чыгара. Бу таләпләр нәтиҗәне истә тотып куелмый. Хөкемдар мәхкәмә барышында кемгәдер начар булса, ашыгыч ярдәм машинасын гына чакырта ала”, ди ул.

Тимошенконың хәле Ющенко белдерүләреннән соң начарланды

Прокурор мәхкәмәгә Тимошенконы сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре тикшерсен дип сорады. Ләкин бүген Тимошенко алардан да баш тартты. Ул кан алу өчен үзенең табибын кертүләрен сорый.

Тимошенконың сәламәтлеге Украинаның элекке президенты Виктор Ющенконың аңа каршы аңлатмалар бирүеннән соң начарланды.

Тимошенко 2009 елны кыйммәт бәядән газ сатып алу өчен Русия премьер-министры Владимир Путин белән килешүгә кул куйганы өчен гаепләнә. Әгәр аның гаебе яисә ниндидер сәяси максатларны истә тотып эшләгәне расланса, Тимошенконы ун ел төрмә көтә.

XS
SM
MD
LG