Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда татар бүлекләренә көндәшлек юк дәрәҗәсендә


Татар бүлекләренә укырга килергә теләүчеләр саны елдан-ел кими
Татар бүлекләренә укырга килергә теләүчеләр саны елдан-ел кими

Башкортстан югары уку йортларында яңа уку елына әзерлек бара. Шул ук вакытта кайсы белгечлекләргә бер урынга күпме кеше дәгъва иткәнлеге дә бәян ителә.


Уфадагы югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләренә кабул итү нәтиҗәләре дә билгеле булган.

Мәгълүм ки, соңгы елларда татар бүлекләренә укырга керергә теләүчеләр саны бермә-бер кимеде. Моны татар мөгаллимнәре берничә сәбәп белән бәйләп аңлата. Беренчедән, яшьләр хәзер акчалырак һөнәр сайларга тырышса, икенчедән,

Башкортстанда соңгы елларда татар мәктәпләре саны да шактый кимеде, өченчедән, байтак мәктәпләр башкортча укытуга күчте. Ә инде эш урыннары булмасын алдан ук белә торып, нишләп әле яшьләр татар бүлекләренә укырга ашкынып торсын.

Уфада татар теле бүлеге ике вузда – Башкортстан дәүләт университетында һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетында эшләп килә. Аларда да соңгы берничә елда абитуриентлар саны сизелерлек кимеде. Шуңа күрә ул бүлекләрдә конкурс, көндәшлек тә юк дәрәҗәсендә - бер урынга нибары бер талип туры килә.

Мисал өчен, узган елда Башкортстан дәүләт университетының татар бүлегенә укырга керү өчен 20 урынга 39 гариза кабул ителгән булса, быел нибары 27 генә яшь-җилкенчәк гариза тапшырган. Аларның да әле 20се генә документларының төп нөсхәләрен калдырган. Шулай итеп биредә укырга керүчеләр арасында көндәшлек булмаган да.

“Шулай булса да укырга кабул ителгән егетләр белән кызларның белем дәрәҗәсе түбән түгел иде, - ди БДУның татар кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Алмас Шәйхуллов. – Кабул ителгән талипларның күпчелеге республика күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда җиңеп чыккан һәм башка төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып уңыш казанган егетләр белән кызлар”.

Алмас Шәйхуллов әйтүенчә, республикага яңа президент билгеләнү белән татар бүлегенә дә игътибар уңайга үзгәргән. Соңгы елларда инде төп университетта татар бүлеге ябылырга да мөмкин дигән сүзләр йөргән булган.

“Әмма хәзер киләчәккә өметләр артты, бары тик яшьләр генә безнең бүлеккә укырга килергә теләк белдерсен”, ди Алмас Шәйхуллов.

Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә дә быел конкурс булмаган диярлек. Анда да көндезге бүлеккә якынча бер урынга бер кеше генә дәгъва иткән. Шулай итеп, быелгы уку елына анда да 20 егет белән кыз укырга алынган. Татар кафедрасы мөдире Фәнисә Гафурова әйтүенчә, биредә кабул ителгән яшьләрнең белем дәрәҗәсе бик мактанырлык түгел.

“Элекке елларда кабул ителгән талипларның белем дәрәҗәсеннән хәзергеләренеке шактый түбән.Тагын бер кимчелек бар – соңгы елларда килгән яшьләр татар теле белән башкорт телен бутап язалар. Монысына инде татар мәктәпләрендә башкорт телен дә кертү сәбәпче. Балаларның башы бутала. Ике телнең берсен дә камил белми алар, “ботка” килеп чыга”, ди Фәнисә ханым.

Илшат Насипов
Стәрлетамак шәһәрендәге педагогия академиясендә дә татар теле бүлеге бар. Анда ул татар-чуаш кафедрасы эчендә эшләп килә. Кафедра мөдире Илшат Насипов әйтүенчә, биредә дә укырга килергә теләүчеләр саны елдан-ел кими.

“Әлеге хәлгә мәктәпләрдәге татар теле укытучылары үзләре дә гаепле, - ди Илшат әфәнде. – Алар үз укучыларын татар бүлекләренә алдан ук әзерләү урынына, киресенчә, аларны башка һөнәр сайларга үгетли. Имеш, киләчәктә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына ихтыяҗ һаман саен кимиячәк, шуңа күрә дә башка һөнәрләр сайлау хәерлерәк булачак”.

Ләкин, Илшат Насипов әйтүенчә, татар бүлеген тәмамлаган белгечләр өчен хезмәт мәйданы мәктәпләр белән генә чикләнми бит. “Татар бүлегендә яхшы белем алган талиплар киләчәктә журналист та булып эшли ала, китап нәшриятларында да хезмәт сала, башка һөнәрләрдә дә үз урынын таба ала. Шуңа күрә балаларны алай өркетү дөрес түгел”, - ди Илшат Насипов.
XS
SM
MD
LG