Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:57

Пакстандагы мәчеттә шартлаудан үлүчеләр 51 кешегә җитте


Пакстандагы мәчеттә кичәге террор гамәленнән соң үлүче кешеләрнең саны 51 гә җитте. Андагы хакимиятләр хәбәр итүенчә, 120-дән артык кеше яраланган һәм яртысыннан күбе хастаханәләрдә ята.

Пакстанның төньяк-көнбатышындагы Җамруҗт шәһәрендә мәчеттә үсмер интихарчы бомба шартлатты. Бу террор гамәлен Пакстандагы җирле кабилә белән дошманлыкта булган талиблар үзләре оештырганны әйтә.

Террор гамәле Кушма Штатлар һәм БМО кискен һөкем итте.

XS
SM
MD
LG